Бөгелмә авазы

Янгыннан сак бул!

17 ноябрьдә төнге сәгать 11дә дежурныйга Пархоменко урамындагы бер шәхси йорт түбәсеннән төтен чыгу турында хәбәр килә. 5 минут дигәндә вакыйга урынына барып җиткән 64 нче янгын сүндерү отряды хезмәткәрләре өйнең эчендә янгын булуын, ишекнең эчтән бикле икәнен күрәләр. Тикшерү барышында йокы бүлмәсендәге караватында аңсыз яткан 1931 елгы гражданинны табалар....

17 ноябрьдә төнге сәгать 11дә дежурныйга Пархоменко урамындагы бер шәхси йорт түбәсеннән төтен чыгу турында хәбәр килә.
5 минут дигәндә вакыйга урынына барып җиткән 64 нче янгын сүндерү отряды хезмәткәрләре өйнең эчендә янгын булуын, ишекнең эчтән бикле икәнен күрәләр. Тикшерү барышында йокы бүлмәсендәге караватында аңсыз яткан 1931 елгы гражданинны табалар. Медиклар аның инде яшәү билгеләре булмавын әйтәләр. 23 сәгать 13 минутта янгын тулысынча сүндерелә. Ут чыгу сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр итә Бөгелмә күзәтчелек бүлеге өлкән инспекторы Юрий Хребет.
Көз һәм кыш - электротехник һәм җылылык приборларын актив куллана торган чор. Бу вакытта, кагыйдә буларак, күп янгыннар шул җиһазларның төзексез булу-ыннан, яисә аларны дөрес файдаланмаудан килеп чыга. Шуңа күрә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәгез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: