Янгынга явым комачау итми
Июль аенда явым-төшемнәр шактый булса да, янгынга ул комачау итми. Бөгелмә муниципаль районы территориясендә июль аенда чыккан янгыннар шуны күрсәтә. 9 июльдә Карабашта яңа төзелеп килә торган агач йортның стенасына ут каба. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, йорт хуҗабикәсе һәм күрше-тирәләр бергәләп аны сүндерәләр. Ут чыгуның сәбәбе билгесез кала. 11 июльдә...
Июль аенда явым-төшемнәр шактый булса да, янгынга ул комачау итми. Бөгелмә муниципаль районы территориясендә июль аенда чыккан янгыннар шуны күрсәтә.
9 июльдә Карабашта яңа төзелеп килә торган агач йортның стенасына ут каба. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, йорт хуҗабикәсе һәм күрше-тирәләр бергәләп аны сүндерәләр. Ут чыгуның сәбәбе билгесез кала.
11 июльдә исә Зелёная Роща авылында көндез, яшен сугып, уртак түбә астындагы сарайлар яна. Сарай эчендә коры печән дә булганлыктан, тиз арада 55 квадрат метр мәйданны биләгән утның ике катлы торак йортка үрләү куркынычы да зур була. Күзәтчелек бүлеге өлкән инспекторы М.Асанов әйтүенчә, янгын сүндерүчеләр осталыгы һәм өлгерлеге белән генә олы каза булмый кала.
14 июльдә иртә белән Бөгелмәнең Суворов урамындагы бер йорт тәрәзәсеннән төтен чыгу турында хәбәр алына. Биш минут дигәндә урынга барып җиткән янгын сүндерүчеләр газ плитәсендә ризык әзерләүче хуҗаның саксызлыгы аркасында өстәлгә ут кабуын, аны хуҗа үзе тиз арада сүндереп өлгергәнлеген ачыклыйлар, дип хәбәр итә күзәтчелек бүлеге баш белгече И. Шәйгарданов.
25 июльдә иртәнге дүртенче яртыда шәһәрнең Чернышевский урамында 6 х 3 метрлы гараж янау турында хәбәр алына. Гараж йозакларын "партнер" ярдәмендә ачып кереп, янгын сүндерүчеләр "ВАЗ 2107" машинасын һәм 30 литрлы газ баллонын чыгарып өлегрәләр. Эчтә 4 квадрат метр мәйдан һәм агач материаллар яна.Бүлекнең өлкән тикшерүчесе Д.Артемьев, янгын чыгу сәбәпләрен ачыклау эше баруын хәбәр итә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 гыйнвар 2021 - 11:38Бөгелмәдә коронавирус инфекциясенең 2 яңа очрагы ачыкланган Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 15 623 очрагы теркәлгән.300
-
26 гыйнвар 2021 - 09:462020 елда Татарстан 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнашты Үткән ел республикада социаль-икътисади шартларны яхшыртуга юнәлтелгән барлыгы 50 федераль проект тормышка ашырылды.2300
-
26 гыйнвар 2021 - 09:16Исерек хәлдә кабат руль артына утырган бөгелмәлегә карата хөкем карары чыгарылган Бөгелмә шәһәр прокуратурасы 38 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.4100
-
26 гыйнвар 2021 - 07:01Бөгелмәдә 26 гыйнвар һава торышы Синоптиклар хәбәр иткәнчә, бүген, сишәмбе көнне, болытлы, әкрен җил.4200
-
25 гыйнвар 2021 - 19:372021 елда Татарстанда яңа туган сабыйлар өчен бүләк комплектлары бирү дәвам итәчәк Узган елда республикада аз керемле гаиләләр, балалары тугач, 4400 комплект бүләк алган.10700
-
21 гыйнвар 2021 - 10:09Бөгелмәгә эшлекле визит белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов килде.
-
18 гыйнвар 2021 - 10:05“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
26 гыйнвар 2021 - 11:13Бөгелмәдә балалар арасында «Коръән көне» бәйгесе уздыКонкурсантлар Изге Коръән сүрәләрен яттан сөйләделәр һәм Аллаһ китабын дөрес һәм матур итеп укуда ярыштылар.3100
-
24 гыйнвар 2021 - 11:08Татар халык театрының юбилей елы 20 ел... Аз да, күп тә түгел. Әмма шул вакыт эчендә кечкенә генә труппа сәхнәгә 15ләп спектакль куя, Бөгелмә халкын татар сәнгатенә гашыйк итә, “Халык театры” исемен ала, Рәсәй буйлап гастрольләрдә йөри. Иҗат казанында кайнап, Бөгелмә халык театры вакыт үткәнен сизми дә калган. Баксаң, алар инде икенче дистәне ваклап килә икән...25200
-
25 гыйнвар 2021 - 10:16Бөгелмәле кикбоксинг буенча “Moscow Open” Бөтенроссия ярышларында бронза алды “Юность” спорт мәктәбенең кикбоксинг бүлеге спортчысы Тимур Арсланов мактаулы 3нче урынны яулады.18800
-
25 гыйнвар 2021 - 17:28Бөгелмә районы Карабаш мәдәният йортында иҗат кичәсе узды Ул Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган иде.11900
-
24 гыйнвар 2021 - 09:23Бөгелмәлеләр өчен йолдызнамә (25-31 гыйнвар) Бу чор күпләр өчен кызыклы вакыйгаларга бай булачак, яңа танышлыклар булдыру теләге барлыкка киләчәк. Пәнҗешәмбе, 28 гыйнвар – ай тулган көн. Перспективалар ачылачак, әһәмиятле вакыйгалар көтеләчәк.11300
-
24 гыйнвар 2021 - 13:41Яраткан эшкә – сикәлтәле юллар аша Бөгелмәдә махсус салым режимының гадилеген һәм уңайлылыгын аңлап алган ике меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән. Алар арасында – тырнакларны тәрбияләү сервисы остасы Эльмира Вахитова.10800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика