Бөгелмә авазы

Янгында гаиләсен югалткан Лениногорск кешесе берничә операция кичергән

9 гыйнвар төнендә Лениногорск районы Иске Куак авылында йортлары яну аркасында хатынын һәм биш баласын югалткан Сергей Федотов һаман да интенсив терапия палатасында ята.

Янгыннан үзе генә исән-имин чыга алган ир-ат берничә операция кичергән инде. Табиблар аның хәле бераз яхшырды, дип җиткерә. Хастаханәгә китерелгән вакытта хәле бик авыр булган ир-атның сәламәтлеген хәзер уртача авырлыкта, дип бәялиләр.

 

Исегезгә төшерәбез, әлеге янгыннан соң тикшерү органнары тарафыннан берничә җинаять эше дә кузгатылды.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: