Бөгелмә авазы

Янгын сорап килми

6 декабрьдә кичке бишенче яртыны узганда 64 нче янгын сүндерү частена Бөгелмә шәһәренең Шевченко урамындагы бер хуҗалыкта мунча яну турында хәбәр алына. Янгын сүндерүчеләр дүрт минут дигәндә вакыйга урынына барып җитәләр, бу вакытта мунчаның түшәме яна торган була. Санаулы минутлар эчендә утны "йөгәнлиләр", 16 сәгать 50 минутта тулысынча сүндерәләр. Мунча...

6 декабрьдә кичке бишенче яртыны узганда 64 нче янгын сүндерү частена Бөгелмә шәһәренең Шевченко урамындагы бер хуҗалыкта мунча яну турында хәбәр алына.
Янгын сүндерүчеләр дүрт минут дигәндә вакыйга урынына барып җитәләр, бу вакытта мунчаның түшәме яна торган була. Санаулы минутлар эчендә утны "йөгәнлиләр", 16 сәгать 50 минутта тулысынча сүндерәләр. Мунча эчендә 12 квадрат метр мәйдан зарарлана. Матди зыянның күләме ачыклана.
Янгын чыгуның сәбәбе - газ миченнән файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү, дип хәбәр итә янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы
П. Александров.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: