Бөгелмә авазы

Янгын сүндерүчеләр уттан ике баланы коткарган

Ут чыгуның соң билгеле булуы янгынның таралуына китергән. Азнакайда чыккан янгында хатын-кыз һәлак булган, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Фаҗига Нефтьчеләр урамындагы дүрт катлы йорт фатирында бүген төнлә булган. Хәбәр бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә 0:23 сәгатьтә...

Ут чыгуның соң билгеле булуы янгынның таралуына китергән.

Азнакайда чыккан янгында хатын-кыз һәлак булган, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Фаҗига Нефтьчеләр урамындагы дүрт катлы йорт фатирында бүген төнлә булган. Хәбәр бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә 0:23 сәгатьтә алынган. Диспетчер 87 һәм 24нче янгын частьләреннән берәр бүлекчә җибәргән. Шулай ук урынга «Челтәр компаниясе», медиклар, газ хезмәте бригадалары да юнәлдерелгән.

0:26 сәгатьтә килеп җиткән янгын сүндерүчеләргә күршеләре балаларның дүртенче кат тәрәзә төбенә менүләрен хәбәр иткән. 24нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре 15 һәм 11 яшьтәге ике малайны баскыч сузып алган һәм медиклар кулына тапшырган. Балаларны Азнакай район хастаханәсенә озатканнар.

0:30 сәгатьтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре фатирның металл ишеген ачып кергән. Анда 40 яшьлек аңсыз фатир хуҗасын күргәннәр һәм медиклар кулына тапшырганнар, ә алар хатынның инде үлгән булуын ачыклаган.

Янгын 0:40 сәгатьтә сүндерелгән. Янган мәйдан 20 квадрат метрны тәшкил иткән. Янгын чыгу электрощит урнашкан урыннан булган. Беренчел мәгълүматлар буенча янгын электр җиһазларын техник яктан дөрес файдаланмаудан килеп чыккан дип фаразлана. Янгын хуҗалар йоклаган вакытта килеп чыккан.

http://tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: