Бөгелмә авазы

Янабыз!

Коры һәм эссе һава торышының озакка сузылуы хуҗалыкларда янгын чыгу куркынычын да арттыра. 21 август көнне Сельхозтехника урамында чыккан янгын да шуны исбатлый. Ул урамда якшәмбе көнне гараж яна. 64 нче часть янгын сүндерүчеләре вакыйга урынына барып җиткәндә, аның эченә дә, түбәсенә дә ут капкан була инде. Җитмәсә, эчтә "Рено"...

 

Коры һәм эссе һава торышының озакка сузылуы хуҗалыкларда янгын чыгу куркынычын да арттыра. 21 август көнне Сельхозтехника урамында чыккан янгын да шуны исбатлый.

Ул урамда якшәмбе көнне гараж яна. 64 нче часть янгын сүндерүчеләре вакыйга урынына барып җиткәндә, аның эченә дә, түбәсенә дә ут капкан була инде. Җитмәсә, эчтә "Рено" автомобиле дә була. Белгечләр утны санаулы минут эчендә йөгәнлиләр. Барлыгы 10 квадрат метр мәйдан зыян күрә. Бәхеткә, машинага зарар килми. "Ут чыгуның сәбәбе - утлы эшләр башкарганда саксыз эш итү", - ди Бөгелмә янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы М. Асанов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: