Бөгелмә авазы

Ялкынлылар сәнгати матурлыкка якынайды

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Бөгелмә районының “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Ярослав Гашек әдәби-мемориаль музеенда Татарстанның көньяк-көнчыгыш рәссамнары күргәзмәсендә булдылар.

Күргәзмәдә балаларга Олег Кульпин, Яков Лукъяненко, Николай Осокин, Фәрит Газизуллин, шулай ук Рөстәм Курамшин эшләре тәкъдим ителде. Экскурсовод балигъ булмаганнарга милли мәдәниятнең чыганаклары белән танышу,эмоциональ ярдәмчеллек тәрбияләү максатыннан төрле техникалар, стильләр һәм материаллар белән эшләнгән якты табигать образларын якты табигать образларын ачты.

Элеонора Фәткуллина, тәрбияче 

Автор фотосы 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: