Бөгелмә авазы

Ялкынлылар сәламәт яшәү рәвеше яклы

“Демография” милли проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә муниципаль районының “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында “Сәламәтлек” түгәрәгенең чираттагы чарасы узды...

Түгәрәкнең төп максаты -  ата-аналарны балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча хезмәттәшлеккә җәлеп итү, уртак эшчәнлек оештыру аша сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Түгәрәктә мәктәпкәчә яшьтәге җиде бала һәм аларның әти-әниләре катнаша.  

Беренче дәрестә балалар әти-әниләре белән “Саескан-карга” уены үткәрделәр. Бу уен үз эченә бармак гимнастикасының барлык төп элементларын да ала: бөгелү  һәм тураю, кулга җиңел массаж,  истә калдырырга гади, күңелле шигырьдән тора бу уен. Шулай ук нәниләр әти-әниләре белән “Куллар” һәм “Җитез аяклар” уеннарында катнаштылар. 

Балалар һәм ата-аналарның уртак шөгыльләре гаилә мөнәсәбәтләрен яхшыртуга, сәламәт яшәү рәвешендә тәрбияләргә ярдәм итә. 

Светлана ХӘММӘТОВА,

шәфкать туташы    

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: