Бөгелмә авазы

“Ялкын” социаль приютында Бөтендөнья психик сәламәтлек көненә багышланган ата-аналар җыелышы узды

"Ялкын" социаль приютында Бөтендөнья психик сәламәт көненә багышлап уздырылган ата-аналар җыелышы шулай дип аталган иде. Чарада белгечләр игътибарны өлкәннәр, балалар һәм алар арасындагы мөнәсәбәтләргә юнәлттеләр. Формаль булмаган шартларда әти-әниләр һәм аларның балалар белән аралашу, шәхесара мөнәсәбәтләр проблемаларын ачыклау һәм чишү процессында өлкәннәр һәм алар белән бергә балалар да бер-берсе белән...

"Ялкын" социаль приютында Бөтендөнья психик сәламәт көненә багышлап уздырылган ата-аналар җыелышы шулай дип аталган иде.

Чарада белгечләр игътибарны өлкәннәр, балалар һәм алар арасындагы мөнәсәбәтләргә юнәлттеләр. Формаль булмаган шартларда әти-әниләр һәм аларның балалар белән аралашу, шәхесара мөнәсәбәтләр проблемаларын ачыклау һәм чишү процессында өлкәннәр һәм алар белән бергә балалар да бер-берсе белән аралашуның яңа биеклегенә чыктылар.

Очрашу барышында педагоглар әти-әниләргә дөньяга икенче төрле карарга, стереотип күзаллауны җимерергә, яңача, уңай кичерешләр алырга мөмкинлек бирделәр. Боларның барысы да, билгеле инде, балалар күңеленә аеруча хуш килде, алар үзләренең әти-әниләре белән бергәләп уйнадылар, биеделәр, җырладылар, төрле пантомимнар күрсәттеләр, видеоролик карадылар.

Шул рәвешле, "Уңай кичерешләр тамчысы" дип аталган чарада катнашкан өлкәннәр көн буена җитәрлек уңай энергия һәм кичерешләр, иң мөһиме, шәхес формалаштыру буенча практик дәрес алдылар.

Миләүшә КНЯЗЬКИНА,

социаль педагог.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: