Бөгелмә авазы

Ялган аракыга урын булмасын!

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы, полиция хезмәткәрләре белән бергәләп, үз контролендә тотучы территориядә алкогольле эчемлекләрнең законсыз әйләнешенең берничә очрагын ачыклады. Бу эшне башкаручылар төрле төбәк кешеләре: үз машинасында 5 литрлы пластик шешәләргә тутырылган, этикеткасы-фәлән булмаган караңгы төстәге 60 шешә эчемлек алып баручы Башкортстан Республикасында яшәүче гражданины; машинасында...

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы, полиция хезмәткәрләре белән бергәләп, үз контролендә тотучы территориядә алкогольле эчемлекләрнең законсыз әйләнешенең берничә очрагын ачыклады. Бу эшне башкаручылар төрле төбәк кешеләре: үз машинасында 5 литрлы пластик шешәләргә тутырылган, этикеткасы-фәлән булмаган караңгы төстәге 60 шешә эчемлек алып баручы Башкортстан Республикасында яшәүче гражданины; машинасында Россия Федерациясе акциз маркалары булмаган 18 шешә эчемлек табылган Минзәлә районы кешесе; шулай ук акциз маркасыз 660 шешә эчемлек төягән Яр Чаллы кешесе ­ алалрның һәрберсенә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелеп, эш Әлмәт шәһәр судына җибәрелде (РФ Администртатив хокук бозу кодексының 15.12 нче маддәсе, 4 нче өлеше).

Суд әлеге гражданнарны барлык фактлар буенча да административ хокук бозуларда гаепле дип тапты һәм алалрның һәрберсеннән дәүләт файдасына 4әр мең сум штраф түләтү, машиналарында булган эчемлекләрне конфискацияләү турында карар чыгарды.

Суд билгеләгән җәза чарасыннан качу, аны үтәмәү үзе үк хокук бозу булып тора, моның өчен Законда өстәмә җаваплылык каралган. Атап әйткәндә, түләнмәгән штрафның суммасы икеләтә арта, әмма шул ук вакытта 1 мең сумнан да ким була алмый. 15 көнгә кадәр административ кулга алу да каралган, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә җәлеп ителү ихтималы да бар.

Алкогольле эчемлекләрнең законсыз әйләнешенә игътибарны аеруча арттырып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы гражданнарга, юридик һәм вазифаи затларга маркировкасы булмаган эчемлекләр белән эш итү мәсьәләсендә закон таләпләрен тайпылышсыз үтәргә киңәш итә.

Исегезгә төшерәбез:махсус федераль яки акциз маркалары булмаганалкогольле эчемлек белән эш иткән өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 15.12 нче маддәсенең 4 нче өлешендә гражданнарны ­ - 4 - 5 мең сумга, җитәкчеләрне - 10 - 15 мең сумга, юридик затларны 200 - 300 мең сумга кадәр штрафка тарту турында әйтелә. Бар очракларда да административ хокук бозу предметлары конфискацияләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: