Бөгелмә авазы

Ялган аракы аркасында Татарстан бюджеты 2 миллиард сум акча югалта

Республикада ялган аракы җитештерлү һәм сатылу аркасында Татарстан бюджеты 2 млрд. сумга тулыланмый кала.


Бу хакта "Татспиртпром" җәмгыяте генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов җиткерде. Хокук саклау һәм әлеге мәсьәләне контрольдә органнарның җитәкчеләре фикер алышкан утырышта ялган исерткеч эчемлекләр тарату проблемасы бар булган нечкәлеге белән каралды. Спиртлы эчемлекләр җитештерү һәм сатуны контрольдә тотучы органнар тарафыннан 2015 ел башыннан 17 000 тикшерү үткәрелгән, 300 тоннан ялган эчемлек тартып алынган, рәсми булмаган исерткеч эчемлек сату белән шөгыльләнүче 149 сайт ябылган. Шуңа да карамастан, Татарстанда һәр атна саен исерткеч эчемлек белән агуланып 4-5 кешенең гомере өзелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: