Бөгелмә авазы

Яхшылардан яхшылар

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" бәйгесенә йомгак ясады. 2015 ел нәтиҗәләре буенча "Татнефть" дәүләт компаниясе предприятиеләре - җиңүчеләр арасында.

Әлфинур Шәвәлиева әзерләде.

Җәмгыятьнең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бу елда бәйгедә катнашу өчен товар җитештерүче 192 предприятие-оешмалар, учреждениеләр, халык иҗаты һәм нәфис сәнәгать промыселлары осталарыннан барлыгы 443 заявка алынган булган.

ЦО 2200(1400)ИУ-4,0-М*/20Г-7-Т-6-У-И пар генераторы өчен Бөгелмә механика заводы "Производство-техник максаттагы продукция" номинациясендә җиңүче булып танылды. Шул ук номинациядә бүләкләнүчеләр арасында "ТАНЕКО" ААҖ (ЕВРО-5" маркалы дизель ягулыгы өчен), "Түбән Кама ЦМК шин заводы" ҖЧҖ, "Түбән Кама шина" ААҖ (икесе дә төрле маркалы шиннар җитештергән өчен) бар.

"Хезмәт күрсәтү" номинациясендә "Татнефть" җәмгыятенең Әлмәт шәһәрендәге медсанчасте, "ЯН" санаторий-профилакторие, "ЯН" тау чаңгысы комплексы, "Ямашнефть" идарәсенең "Стиль жизни" фитнес-үзәге һәм "Елховнефть" идарәсенең "Солнечный" балаларны сәламәтләндерү һәм ял иттерү лагере бүләкләнгәннәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: