Бөгелмә авазы

Яхшы эш урыны өчен “күченергә” дә риза

Эш урыны сайлаганда, халык беренче чиратта хезмәт хакы күләменә игътибар итә. Бактың исә, югары хезмәт хакы алып эшләү өчен һәр икенче россияле чит шәһәргә күченеп китәргә дә әзер икән.

Россиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге оештырган сораштырудан күренгәнчә, Россиядә гомер итүчеләрнең 48 проценты югары хезмәт хакы тәкъдим ителгән орчакта башка төбәк яки шәһәргә күченеп китәргә риза булуы турында әйткән. Бу 90нчы еллар белән чагыштырганда якынча 10 процентка күбрәк. Күченеп китү карарын кабул итү өчен күпләргә уңай торак белән тәэмин ителү дә җитә. Ник дигәндә, сораштырудан күренгәнчә, бүгенге көндә торак белән бәйле проблемаларга юлыгучылар шактый күп. Бактың исә, күпләргә үзләренең генә түгел, ә башка гаилә әгъзаларының да эшкә урнашуы мөһим икән. Бары тик шул очракта гына күченеп китәчәге турында россиялеләрнең 22 проценты белдергән. Аның каравы, башка шәһәр һәм төбәккә күченеп китүдән баш тартучылар саны да шактый арткан. Күпләрне әлеге адымга барудан вакансияләр турында мәгълүмат булмау, яңа урынга күнегә алмам дип борчылу, теркәлү белән бәйле мәсьәләләр туктата, дип яза Интертат.ру

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: