Бөгелмә авазы

“Яңарыш”та - “Игелекле гамәлләр” атнасы

Апрельдә яхшы эшләр аеруча күп эшләнә торган бер чор бар: "Игелекле гамәлләр" атнасы ул. Быел да бу традиция дәвам иттерелде, социаль оешмаларда игътибарга лаек булырлык күп кенә матур чаралар узды. Башкарылган игелекле эшләр белән Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА таныштырды. "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү үзәгендә 19 апрельдә әти-әниләр өчен махсус чара...

Апрельдә яхшы эшләр аеруча күп эшләнә торган бер чор бар: "Игелекле гамәлләр" атнасы ул. Быел да бу традиция дәвам иттерелде, социаль оешмаларда игътибарга лаек булырлык күп кенә матур чаралар узды.

Башкарылган игелекле эшләр белән Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА таныштырды.

"Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү үзәгендә 19 апрельдә әти-әниләр өчен махсус чара үтте. Социаль хезмәт белгечләре гражданнарның социаль оешмаларга гозере, йомышы төшкәндә интернеттан файдаланып, алдан язылу тәртипләре турында аңлаттылар. Бүгенге көндә вакытны һәм матди ресурсларны экономияләп яшәү җәһәтеннән моны белү бик мөһим. Очрашуда шулай ук социаль хезмәтләр пакетына, гарантияләнгән социаль хезмәтләр күрсәтүгә бәйле сораулар да каралды.

Шул ук көнне тернәкләндерү үзәгендә 36 нчы "Улыбка" балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр дә килде. Алар дәртле җыр һәм биюләр башкарып, шаян шигырьләр сөйләп, үзәктә дәваланучыларның күңелләрен күтәрделәр.

Төштән соң, волонтёрлар биргән мөмкинлектән файдаланып, үзәктә дәваланучы балалар "Мадагаскар" кинотетрына бардылар. Күбесенең анда беренче генә булуы иде, шуңа да тәэсир-шатлыкларын сөйләп кенә дә бетерерлек түгел.

Билгеле инде, даими ярдәмчеләребез: Бөгелмә аграр көллияте һәм Бөгелмә төзелеш көллияте студентлары да килде ул көнне. Алар иҗат белән шөгыльләнү өчен кирәк була торган әсбаплар алып килгән иде, ә тагын территориядәге карны да чистарттылар.

Бу игелекле гамәлләр турында безгә "Яңарыш" үзәге социаль хезмәткәре Л. Лазарева хәбәр итте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: