Бөгелмә авазы

Яңалыклар

Химаячеләр ярдәме белән һәм муниципаль бюджетның өстәмә керемнәре хисабына ел ахырына кадәр пассажирлар автотранспорты тукталышларына 10 яңа павильон куелачак. Гадәттәге ярымҗимерек корылмалар урынына җил-яңгырдан ышыклану өчен уңайлы урыннар барлыкка киләчәк. Тагын җитмешләп тукталышта реконструкция ясау планлаштырыла.

Марина Колесникова,
хакимиятнең матбугат җитәкчесе.

Тукталышлардагы таралып беткән тимер корылмалар, шәһәрнең ямен җибәреп, котсыз булып утыралар иде. Шуңа күрә дә, баш архитектор Марсель Каюмов әйтүенә караганда, узган елда аларның торышына анализ ясалган, кайберләрен тулысынча алыштырырга, калганнарын реконструкцияләргә кирәк дигән карар кабул ителгән.

Тукталыш комплекслары Бөгелмәнең үзендә ясалачак. Беренчесен - Совет урамындагысын монтажлаганнар инде . Аннары Ленин урамындагыларына чират җитәчәк. Калганнарында эш ел ахырына кадәр башкарып бетерелергә тиеш. Шулай итеп, тукталышларда автобуслар көтү бөгелмәләр өчен бик үк күңелсез булмас дип өметләнәбез.

Реклама

Дзюдо
24 март көнне 2000-2003 елгы малайлар арасында дзюдо буенча "Юность" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең ачык беренчелеге үтте. Биредә Бөгелмәдән, Әлмәттән, Лениногорскидан, Башкортстан Республикасының Приютово шәһәреннән 96 яшь спортчы катнашты. Көрәш 16 авырлык категориясендә үтте һәм бөгелмәләр 13 категориядә беренчелеккә лаек булдылар. Тренерлары - Р.Хәсәнов, П.Усачев, И.Фәттахов, Т.Нуждина.
* * *
25 март көнне Туймазы шәһәрендә 1999-2000 елгы яшүсмерләр арасында дзюдо буенча шәһәр беренчелеге үткәрелде. Ачык ярышларда 80нән артык спортчы катнашты. Бөгелмә данын "Факел" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары яклады. Илдар Миңнәхмәтов (1 нче мәктәп) -
2 нче урынга, Илдан Мортазин һәм Артур Дәүләтшин (6 нчы мәктәп) 3 нче урынга лаек булдылар. Тренер-укытучылары - И.Фәттахов.

Билбау көрәше
30-31 мартта Казан шәһәрендә студентлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы чемпионаты үтте. Көч сынашырга барлыгы
16 команда килгән иде. Бу ярышта безнең шәһәрдән спорт мастерлары Алексей Феоктистов һәм Руслан Бадыйков катнашты.

Үз авырлык категорияләрендә А.Феоктистов - 3 нче, ә Р.Бадыйков 2 нче урынга лаек булды.

Май аенда безнең спортчылар республика командасы составында Чаллы шәһәрендә узачак Россия Федерациясе чемпионатында катнашачаклар.
Яхшы нәтиҗәләр күрсәткән көрәшчеләребез "Факел" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөриләр, аларның тренерлары - Алексей Антонов һәм Рәис Садыйков.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: