Бөгелмә авазы

Яңалыклар

Хезмәткә хөрмәт Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Татарстан Республикасының нефть сәнәгатендә икътисад һәм финанс эшчәнлегендәге казанышлары өчен Бөгелмә шәһәре җаваплылыгы чикләнгән "ТНГ-Групп" җәмгыяте икътисад бүлеге җитәкчесе Резидә Котлыәхмәт кызы Кәтиевага "Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы" дигән мактаулы исем бирелде. Рәхмәт белдерделәр Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов исеменә Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте Бөгелмә җирле...

Хезмәткә хөрмәт

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Татарстан Республикасының нефть сәнәгатендә икътисад һәм финанс эшчәнлегендәге казанышлары өчен Бөгелмә шәһәре җаваплылыгы чикләнгән "ТНГ-Групп" җәмгыяте икътисад бүлеге җитәкчесе Резидә Котлыәхмәт кызы Кәтиевага "Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы" дигән мактаулы исем бирелде.

Рәхмәт белдерделәр

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов исеменә Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте Бөгелмә җирле оешмасыннан Рәхмәт хаты килде.
Хатта күрү буенча инвалидларга һәрдаим матди, мәгълүмати һәм эшлекле ярдәм күрсәткәне өчен аңа зур рәхмәт белдерелә. Атап әйткәндә, оешманың коммуналь хезмәтләргә булган бурычын түләү өчен 40 мең сум бүлеп бирелгән. Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте Бөгелмә җирле оешмасы җитәкчесе А.Пахарев район башлыгының сукырлар җәмгыяте тормышындагы хәлләр белән һәрдаим кызыксынып яшәве, аның ярдәме инвалидларны тернәкләндерү процессында һәрвакыт әһәмиятле звено булып торуы турында әйтә.

Реклама

Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте Бөгелмә бюросы әгъзалары шулай ук район башкарма комитетының җәмәгать оешмалары белән эшләү бүлеге начальнигы Наилә Базарбаевага да рәхмәт белдерәләр. "Озак еллар инде ул безгә төрле бурычларны хәл итү һәм проблемаларны чишү эшендә даими ярдәм күрсәтә", - диелә Рәхмәт хатында.

Киң җәмәгатьчелек ярдәмендә

6 июнь көнне Лениногорск шәһәре мәгариф идарәсе бинасында хакимият, матбугат һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре киңәшмәгә җыелды.
Киңәшмә "Власть, гаммәви мәгълүмат чаралары, гражданлык җәмгыяте институтлары: наркомания һәм токсикоманияне профилактикалау максатында тәҗрибә уртаклашу" дигән темага багышланды.

Киңәшмә эшенә ТР Җәмәгать Палатасы гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү комитеты рәисе, "Татмедиа" ААҖ генераль директоры киңәшчесе Владимир Шевчук җитәкчелек итте. Чарада, кызыл җеп булып, яшьләрне әлеге замана афәтеннән йолып калу мәсьәләсе торды. Шул максаттан эш алып барган махсус хокук саклау органнары, хакимият һәм җәмәгать, дини оешмалар вәкилләре үз эшләренең нәтиҗәләре белән уртаклаштылар. Җәмгыятьтәге барлык сәламәт көчләрне берләштерү бәрабәренә генә уңай мохит тудыру мөмкин икәнлеге ассызыкланды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: