Бөгелмә авазы

Яңалыклар

Урыннарда кабул итү уздырылачак 10 июльдә Бөгелмә шәһәрендә Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле С.Х.Сабурская һәм республиканың эчке эшләр министры А.В.Хохорин гражданнарны урыннарда кабул итү уздырачак, дип хәбәр итә хакимиятнең матбугат хезмәте. 4 июльгә кадәр 4-30-99 номерлы телефон аша алдан язылып кую сорала. Нәтиҗәләр куанычлы Бөгелмә шәһәр-район мәгариф идарәсе...

Урыннарда кабул итү уздырылачак

10 июльдә Бөгелмә шәһәрендә Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле С.Х.Сабурская һәм республиканың эчке эшләр министры А.В.Хохорин гражданнарны урыннарда кабул итү уздырачак, дип хәбәр итә хакимиятнең матбугат хезмәте. 4 июльгә кадәр 4-30-99 номерлы телефон аша алдан язылып кую сорала.

Нәтиҗәләр куанычлы

Бөгелмә шәһәр-район мәгариф идарәсе башлыгы В.Кульбеда хакимияттә узган киңәшмәдә шәһәр һәм район мәктәпләрен тәмамлаучы егет-кызларның Бердәм дәүләт имтиханнарын (БДИ) уңышлы тапшырулары, күрсәткечләрнең республиканыкын-нан югарырак булуы турында хәбәр итте.
Имтиханда быел 19 укучы 100 балл җыйган, узган ел андыйлар 10 булган. Математикадан, мәсәлән, Бөгелмә укучыларының имтиханда җыйган балл күрсәткече уртача 56,3, ә республикада 48 процент тәшкил итә. Рус теле, химия, биология, тарих һәм башка фәннәр буенча да шундый уңыш күзәтелә.
Узган ел мәктәпне 66 бала медальгә тәмамлаган булса, быел алар - 105, имтиханда аларның барысы да "медалист" статусын раслаган.
Укучылары аеруча көчле уку йортлары исемлегендә 6 нчы мәктәп, 2 нче лицей, 7 нче гимназия, 5 нче мәктәп, 14 нче татар гимназиясе, лицей-интернат,
3 нче мәктәп бар.

Эшләп үссен ул бала...

Реклама

Халыкны эшкә урнаштыру һәм мәшгульлек үзәгеннән хәбәр итүләренчә, июнь аенда 524 мәктәп укучысы эшкә урнаштырылган. Ел ахырына кадәр андыйлар саны 1 меңгә җитәргә тиеш. Баланың эшкә урнашуы җәмгыять өчен дә, аның гаиләсе өчен дә, баланың үзе өчен дә файдага гына булуы бәхәссез нәрсә. Шуңа да андыйлар өчен сөенергә генә кала.

Пенсионерлар һәм пенсияләр

Хөкүмәтнең махсус программасы кысаларында узган елларда Дәүләт пенсия фондына 2 мең сумнан 12 мең сумга кадәр акча кертә барган затларга әлеге акча икеләтә кайтарыла башлый.
Бөгелмә Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе З.Калин бу хакта: "Дәүләтебезнең әлеге проектына ышаныч белдереп, акчаларын шуңа тоткан кешеләр өчен чиксез шатланам", - дип белдерде.
Шулай ук эшләүче пенсионерларның пенсиясенә дә август аенда тиешле төзәтмәләр кертеләчәк. Димәк, шәһәр-райондагы 7600 кешенең (эшләүче пенсионерлар шуның кадәр) августтан пенсияләре тагын беркадәр арта төшәчәк.

Зур югалту

1 июль көнне, каты авырудан соң, 75 яшендә Татарстан журналистикасы ветераны, ТР Журналистлар берлеге рәисенең элеккеге урынбасары - җаваплы сәркатип, бу вазифаны 15 ел дәвамында башкарган Юрий Минһаҗ улы Ханжин вафат булды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: