Бөгелмә авазы

Яңалыклар

Хезмәткә хөрмәт Салым органнары системасында озак еллар нәтиҗәле һәм намуслы хезмәте өчен - Россия Федерациясе салым хезмәтенең Татарстан Республикасындагы 17 нче район-ара инспекция начальнигы урынбасары Рәйсә Вәли кызы Бигашева; агросәнәгать комплексы өчен эшче кадрлар хәзерләүдә нәтиҗәле зур эш алып барганы өчен һәм 55 яше тулу уңаеннан "Бөгелмә аграр көллияте" урта...

Хезмәткә хөрмәт

Салым органнары системасында озак еллар нәтиҗәле һәм намуслы хезмәте өчен - Россия Федерациясе салым хезмәтенең Татарстан
Республикасындагы 17 нче район-ара инспекция начальнигы урынбасары Рәйсә Вәли кызы Бигашева; агросәнәгать комплексы өчен эшче кадрлар хәзерләүдә нәтиҗәле зур эш алып барганы өчен һәм 55 яше тулу уңаеннан "Бөгелмә аграр көллияте" урта һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе директоры Фәрит Юныс улы Гатин Бөгелмә муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

ДНД кайта

Заманында шактый популяр булган ирекле халык дружиналары (ДНД) кабат торгызыла: предприятие һәм оешмаларның хезмәт коллективлары вәкилләре шәһәр урамнарында җәмәгать тәртибен саклауга чыгачак.
Алар барлыгы 9 терәк пунктка беркетелә. Якын араларда оештыру эшләре төгәлләнергә, ә инде көз-кыш айларында эш тәмам җайга салынып, дружинниклар ышанычлы тәртип сакчыларына әйләнергә тиеш. Бу алдагы җәйдә Казанда узачак Универсиада һәм 2014 елда Сочида узачак Олимпия уеннары алдыннан бигрәк тә мөһим.

Халык канәгать

Реклама

Быел көзен инде икенче ярминкә узды. Сәүдә рәтләрендә мулдан тезелгән ит, ярма, йомырка, яшелчә, балык, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен биредә базардагыдан арзанракка сатып алырга мөмкин. Бу юлы да анда 3 миллион сумга якын бәягә әйбер сатылган.
Быел халыкка хезмәт күрсәтү культурасына аеруча игътибар бирелә. Сәүдә урыннары чиста, теләгән кешегә туклану пунктлары оештырылган. Районыбыз башлыгы И.Касыймов та ярминкәдә булып, продуктларның сыйфатын үзе карап йөрде, сатып алучыларның фикере белән кызыксынды. Халык канәгать. Ярминкәләр әле октябрьдә тагын узачак.

Ярминкә дигәннән...

Әйе, көзге ярминкәләр халыкның көтеп ала торган үзенә күрә бер йоласына әйләнде дияргә була.
Бик күпләр аннан файда күрә. Авыл хуҗалыгы продукциясе һәм товарлары җитештерүче оешма-предприятиеләр генә түгел, ә үз шәхси хуҗалыгы булган хосусый секторда яшәүче, җитештергән азык-төлекләре, бакча җимешләре-яшелчәләре гаиләсеннән арткан аерым кешеләргә дә ярминкәдә сәүдә итү юлы ачык булырга тиеш. Бу хакта 28 сентябрьдә узган шәһәр киңәшмә-сендә әйтелде.

Безнекеләр сынатмый

23 сентябрь көнне күрше Башкортстан Республикасының Туймазы шәһәрендә дзюдо буенча Бөтенроссия турниры узды. Ярышларда барлыгы 84 спортчы, шул исәптән безнең Бөгелмә егетләре дә катнашты.
Якташларыбыз сынатмады. 11 нче урта мәктәп укучылары - тренер Илдар Индус улы Фәттахов шәкертләре Данил Шәмсиев белән Данил Золотухин үз авырлык категорияләрендә мактаулы өченче урынны яуладылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: