Бөгелмә авазы

Яңалыклар

Тырышлыкка күрә - әҗере Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне алдыннан Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры И.Касыймов кыр һәм фермалар хезмәтчәннәрен, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләрен, белгечләрен, ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте. "Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате Бөгелмә муниципаль районы үсеше һәм иминлеге өчен искиткеч...

Тырышлыкка күрә - әҗере

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне алдыннан Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры И.Касыймов кыр һәм фермалар хезмәтчәннәрен, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләрен, белгечләрен, ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте.
"Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате Бөгелмә муниципаль районы үсеше һәм иминлеге өчен искиткеч зур әһәмияткә ия. Ел йомгаклары әле билгеле түгел, әмма сез алдыгызга куелган бурычны намуслы үтәп чыктыгыз - якташларыбызны үзегез җитештергән продукция белән тәэмин итә алдыгыз дип,
тулы ышаныч белән әйтергә мөмкин.
Районыбыз игенчеләре табигать көчлә-ренә каршы тора алдылар, мал азыгы әзерләү һәм урак чорында чыдамлык үрнәкләре күрсәттеләр, - диелә котлауда. - Авыл хуҗалыгы, аграр комплекс, эшкәртү сәнәгате ветераннарына фидакарь хезмәтләре, бәяләп бетергесез бай тормыш тәҗрибәсе һәм аны яшьләр белән бик теләп уртаклашулары өчен аерып рәхмәт әйтәсе, тирән ихтирам хисләре белдерәсе килә.
Авыллардагы һәрбер кешегә тырыш хезмәте өчен ихлас рәхмәтемне ирештереп, киләчәктә һава шартларының гел уңай килүен, уңышның мул булуын телим. Сезгә һәм гаиләләрегезгә бары тик иминлек, сәламәтлек кенә юлдаш булсын!"

Реклама

"Халык контроле" /"Народный контроль"/

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы - "Халык контроле" сайтына керүчеләр саны арта бара.
Бөгелмә муниципаль районында андый гражданнарның саны октябрь аена 179 кеше тәшкил иткән. Төрле мәсьәләләрне хәл итүне күтәргән мөрәҗәгатьләрне 5047 кеше яклап тавыш биргән. 179 сорауның 60ы уңай хәл ителгән, 55е хәл ителмәгән, 40ына әлегә җавап юк, 24е буенча эшләр планлаштырылган. Мөрәҗәгать итүчеләрнең 548е тиешле органнардан алынган җаваплар белән канәгать булмауларын белдерә. Әлеге күрсәткеч буенча без, Казаннан гына калып, республикада икенче урында торабыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: