Бөгелмә авазы

Яңалыклар

Созвездие - Йолдызлык" 2013 елның 2 - 3 мартында Бөгел-мәдә "Созвездие - Йолдызлык" яшь-ләр фестиваленең зонаара этабы узачак. Республикада зур популярлык казанган телевизион "Созвездие - Йолдызлык" яшьләр фестивале заманча эстрада сәнгате өлкәсендә Татарстан яшьләре иҗатын тормышка ашыручы иң зур фестиваль-хәрәкәтләрнең берсе булып тора. Шәһәр мэриясендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр...

Созвездие - Йолдызлык"
2013 елның 2 - 3 мартында Бөгел-мәдә "Созвездие - Йолдызлык" яшь-ләр фестиваленең зонаара этабы узачак.
Республикада зур популярлык казанган телевизион "Созвездие - Йолдызлык" яшьләр фестивале заманча эстрада сәнгате өлкәсендә Татарстан яшьләре иҗатын тормышка ашыручы иң зур фестиваль-хәрәкәтләрнең берсе булып тора.
Шәһәр мэриясендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов ТР "Созвездие - Йолдызлык" фестивале хәрәкәте генераль продюсеры Дмитрий Туманов белән очрашты. Алар бәйгенең Бөгелмәдә үтәчәк
зонаара этабына кагылышлы сорауларны карадылар.
Район башлыгы белән әңгәмә алып барганнан соң, Д. Туманов фестивальне оештыру мәсьәләләре буенча район башлыгы урынбасары, мәгариф идарәсе, мәдәният бүлеге, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге вә-килләре белән очрашты. Сөйләшүләр барышында конкурста катнашучыларны урнаштыру турында да сүз булды.
Барлыгы бу этапта 240 номердан торган 1200 яшь талант катнашачак. Узган ел бу чара Азнакай шәһәрендә үткән иде.

Реклама


Рәхмәтеңә рәхмәт!
"Яңарыш" тернәкләндерү үзәге директоры Елена Старостина хәбәр иткәнчә, 11 гыйнвар көнне "Рәхмәтеңә рәхмәт!" акциясе үтте.
Яраткан әкият каһарманнары сәламәтлеге зәгыйфь сабыйларга тәр-бияле булу үрнәген күрсәттеләр, ата-анага, укытучыга рәхмәтле булырга өйрәттеләр. Акция барышында һәр тарафта, һәр кешегә карата "рәхмәт" сүзе яңгырап торды. Тамаша караудан һәм уеннардан тынган арада балалар хезмәт тәрбиясе инспекторы Т. Шакирҗанова ярдәмендә әти-әниләренә истәлекле бүләкләр әзерләделәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: