Бөгелмә авазы

Яңалыклар

Бөгелмә прокуратурасы - беренче 12 апрель көнне Әлмәт шәһәрендә ТР прокуратура органнары хезмәткәрләре II спартакиадасының зона туры узды. Алты спорт төре: волейбол, мини-футбол, йөзү, өстәл теннисы, шахмат, җиңел атлетика ярышларында Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Чирмешән, Сарман, Мөслим һәм Ютазы районнары прокуратурасы вәкилләре катнашты. Бөгелмә шәһәр прокуратурасы командасы волейбол, мини-футбол,...

Реклама

Бөгелмә прокуратурасы - беренче
12 апрель көнне Әлмәт шәһәрендә ТР прокуратура органнары хезмәткәрләре II спартакиадасының зона туры узды.
Алты спорт төре: волейбол, мини-футбол, йөзү, өстәл теннисы, шахмат, җиңел атлетика ярышларында Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Чирмешән, Сарман, Мөслим һәм Ютазы районнары прокуратурасы вәкилләре катнашты. Бөгелмә шәһәр прокуратурасы командасы волейбол, мини-футбол, өстәл теннисы, җиңел атлетика буенча - I, йөзүдә - II, шахмат буенча III урыннарны алып, гомуми команда беренчелегендә җиңү яулады, дип хәбәр итә безгә Бөгелмә прокуроры өлкән ярдәмчесе, икенче класслы юрист А. Суглов.

Көч-куәт һәм дәрт белән
Моннан нәкъ 90 ел элек Советлар Союзында "Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте оеша.
Илебезнең көч структуралары вәкилләрен берләштергән, менә тугыз дистә ел дәвамында үзенең кирәклеген бәхәссез дәлилләгән саллы җәмгыятьләрнең берсе ул "Динамо". Әле дә булса дөнья күләмендә ил данын якларлык спортчылар тәрбияли, миллионлаган кешеләргә сәламәт яшәү рәвеше белән яшәргә этәргеч бирә, көч-куәт чыганагы булып санала. Шәһәребездәге күп кенә спортчыларның да шушы җәмгыять канаты астында ныгыган, дөнья күләмендә танылу алган икәнлеген генә искә алу да җитәдер.

Май яллары
Май бәйрәмнәрендә халык 9 көн ял итәчәк.
Быел 1 - 5 һәм 9 - 12 май ял көннәре була, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте, РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 Май - Җиңү көне бәйрәм көннәре булып тора. РФ Хөкүмәтенең "2013 елда ял көннәрен күчерү турында"гы карары нигезендә, 2013 елда 5 гыйнвар (шимбә) ялы 2 майга (пәнҗешәмбе), 6 гыйнвар (якшәмбе) ялы 3 майга (җомга), 25 февраль ялы (дүшәмбе) 10 майга (җомга) күчерелә. Шулай итеп, 2013 елда 1, 2, 3, 4, 5 май, шулай ук 9, 10, 11, 12 май ял көннәре була. Ә 6, 7 һәм 8 май исә - эш көннәре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: