Бөгелмә авазы

Яңа җитәкчеләр

Алексей Юрьевич БЕЛОДУРОВ 2014 елның 9 июленнән "Бөгелмә шәһәре" мунципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе булып эшли. 1990 елның 15 сентябрендә Бөгелмәдә туган; югары белемле - 2012 елда Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган; өйләнмәгән; Бөгелмәдә яши. 2012 елның февраленнән сентябрьгә кадәр "Единая Россия" партиясенең Бөгелмә бүлеге башкарма комитетында - әйдәп...

Алексей Юрьевич БЕЛОДУРОВ
2014 елның 9 июленнән "Бөгелмә шәһәре" мунципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе булып эшли.
1990 елның 15 сентябрендә Бөгелмәдә туган; югары белемле - 2012 елда Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган; өйләнмәгән; Бөгелмәдә яши.
2012 елның февраленнән сентябрьгә кадәр "Единая Россия" партиясенең Бөгелмә бүлеге башкарма комитетында - әйдәп баручы белгеч; 2012 елның сентябреннән 2014 елның июленә кадәр - җитәкче булып эшләгән.
ГЕРШИКОВ Артур Михайлович
2014 елның 23 июленнән Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты эшләре управляющие булып эшли.
1982 елның 15 ноябрендә Казанда туган; югары белемле - 2005 елда "Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган; 2 нче класслы муниципаль хезмәт референты; өйләнмәгән; Казанда яши.
2001 елның декабреннән 2002 елның сентябренә кадәр - "КИЕМНӘР-ДАНЛЫ" курьеры; 2004 елның декабреннән 2005 елның февраленә кадәр - "Альфа-Люкс"ҖЧҖ менеджеры; 2006 елның маеннан 2007 елның июленә кадәр - "Связной Кзн" ЯАҖдә үсеш бүлеге белгече; 2008 елның ноябреннән 2011 елның мартына кадәр - "Давыдов Гершиков" ҖЧҖ генераль директоры; 2011 елның апреленнән 2014 елның мартына кадәр - ТР "Түбән Кама" муниципаль берәмлеге Советының оештыру-кадрлар бүлеге баш белгече; 2014 елның мартыннан 2014 елның июленә кадәр - "Прайм-Керамика" ҖЧҖ генераль директоры урынбасары булып эшләгән.
УШАНОВ Вячеслав Владимирович
2014 елның 3 июленнән Бөгелмә районара почтамты начальнигы булып эшли.
1970 елның 24 маенда Бөгелмәдә туган; югары белемле - 2004 елда "А.Н. Туполев исемендәге КДТУны тәмамлаган; өйләнгән; Бөгелмәдә яши.
1991 елның июленнән 2000 елның октябренә кадәр - Бөгелмә РУЭСында электромеханик; 2000 елның октябреннән 2004 елның декабренә кадәр - "МТВ" телерадиокомпаниясе баш инженеры; шул вакыттан 2012 елның июленә кадәр - "ТВТ" "ТРК" ААҖ филиалы директоры; 2012 елның октябреннән 2014 елның февраленә кадәр - "ТР РАТПЦ" станциясе инженеры; февральдн июль аена кадәр - Самара ТТК инженеры булып эшләгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: