Бөгелмә авазы

"Яңа Гасыр" каналы хоккейны татарча күрсәтергә җыена

Бу хакта журналистлар белән очрашкач "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе" ААҖ генераль директоры Илшат Әминов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, "ТНВ-Планета" телеканалын караучылар "Ак барс" матчларын күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итә икән. Ә бу канал бары татарча тапшырулар гына күрсәткәч, хоккей да татарча тапшырылырга тиеш. "Моның ничек килеп чыгасын белмим. Яңа сезонда команда белән...

 

Бу хакта журналистлар белән очрашкач "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе" ААҖ генераль директоры Илшат Әминов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, "ТНВ-Планета" телеканалын караучылар "Ак барс" матчларын күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итә икән.

Ә бу канал бары татарча тапшырулар гына күрсәткәч, хоккей да татарча тапшырылырга тиеш. "Моның ничек килеп чыгасын белмим. Яңа сезонда команда белән килешеп булырмы, карабыз. Әгәр дә матчлар "ТНВ-Планета"да трансляцияләнә икән, комментаторларга да татарча сөйләргә туры киләчәк. Чөнки ул милли, татар телле канал", - диде Әминов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: