Бөгелмә авазы

Яңа елны якынайтып

Шәһәрләр елга бер генә тапкыр шундый матур, әкиятләрдәгечә сихри дөньяга чумадыр. Ул да булса - Яңа ел алдыннан җем-җем иткән утлар, бизәкләр, төрле фигуралар-сыннар белән бизәлә. Быел бөгелмәлеләрне нинди сюрпризлар көтә икән? Серне без Бөгелмә районы башкарма комитеты уздырган киңәшмәдә ачарга ниятләдек. Ул үзәк мәйданда, ачык һавада үтте. Киңәшләшү-сөйләшүдә хакимият...

Шәһәрләр елга бер генә тапкыр шундый матур, әкиятләрдәгечә сихри дөньяга чумадыр. Ул да булса - Яңа ел алдыннан җем-җем иткән утлар, бизәкләр, төрле фигуралар-сыннар белән бизәлә. Быел бөгелмәлеләрне нинди сюрпризлар көтә икән? Серне без Бөгелмә районы башкарма комитеты уздырган киңәшмәдә ачарга ниятләдек. Ул үзәк мәйданда, ачык һавада үтте. Киңәшләшү-сөйләшүдә хакимият җитәкчеләре, төзелеш, электр челтәре пердприятиеләре, "ТНГ-Групп" җәмгыяте начальниклары катнашты.

Үзәк мәйданда бар көчкә эш кайный. Биредә барлыгы 58 оешма эшчеләре җиң сызганган. Бу турыда безгә Бөгелмә районының башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов хәбәр итте.

-- Бозны елдагыча Кече Бөгелмә, Хәким сулыкларыннан алып кайтабыз. Көннәр суык тору сәбәпле, машинадагы күтәрткечләрне эшләтү кыенга туры килде, шуңа күрә чыршыны соңгарак калып урнаштырылды. Хәзер аны бизиләр, -- диде ул.

-- Балалар өчен 8 шугалак әзерләнә. Быел без масштаблырак эш алып барабыз. Әкият дөньясы 24 декабрьгә әзер булачак. Сыннарга "җан өрергә" ниятлибез. Калган планнар турында әйтеп бетермим. Серне азакка кадәр саклаячакбыз, -- дип елмайды шәһәр ахитекторы Марсель Каюмов.

Бәйрәмчә бизәлгән мәйдан белән бергә зур концерт программасын да тәкъдим ителәчәк. Балаларга күчтәнәч итеп кәнфитләр таратачаклар. Анда бар шәһәр шау-гөр итеп бәйрәм итәр дигән өмет бар. Моның өчен барысы да эшләнә.

Дүшәмбе киңәшмәсендә хакимият башлыгы Линар Закировта ассызыклады бу турыда.

-- Һәр авылда мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты гөр килеп Яңа елга әзерләнергә тиеш. Авыл җирендә предприятие-оешмалар юк диярлек. Шуңа карамастан, ярдәм юк дип тормаска, күп кенә авыл җирлекләре территорияләрен дә бизәп куярга кирәк, -- дип белдерде ул. Моннан тыш шәһәр мэры предприятие җитәкчеләренә Яңа елга шәһәрне бизәү буенча тырышыбрак эшләргә киңәш итте. Матурайтсак, үзебез өчен бит.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: