Бөгелмә авазы

Яңа ел яллары кыскара

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итүенчә, быел атнасына биш көн эшләүчеләр түбәндәге бәйрәм көннәрендә ял итәчәкләр. Яңа ел бәйрәмнәре 1еннән 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. 7 гыйнвар - Раштуа бәйрәме, 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, 8 март - Халыкара хатын-кызлар...

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итүенчә, быел атнасына биш көн эшләүчеләр түбәндәге бәйрәм көннәрендә ял итәчәкләр.

Яңа ел бәйрәмнәре 1еннән 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. 7 гыйнвар - Раштуа бәйрәме, 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне, 1 май - Хезмәт бәйрәме, 9 май - Бөек Ватан сугышында Җиңү көне, 12 июнь - Россия көне, 30 август - Татарстан Республикасы көне, 4 но­ябрь - Халыклар бердәмлеге көне, ­6 ноя­брь - Республика Конституци­се көне буларак, шулай ук ял көне булып игълан ителә. Татарстанның Диния нәзарәте 25 июнь - Ураза бәйрәме, 1 сентябрь - Корбан бәйрәме булачак дип тә өстәде. Әлеге бәйрәм көннәрендә ял итү Хезмәт кодексы нигезендә билгеләнгән.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: