Бөгелмә авазы

Яңа автобуслар кайтты

Россия федераль бюджетыннан бүленгән субсидия нигезендә Бөгелмәгә 7 яңа автобус кайтарылды һәм саф-саф булып шәһәребезнең зәңгәр гөмбәзле автовокзалына тезелеп басты. Ап-ак барсларны хәтерләткән автобуслар тавыш-тынсыз кузгала, ипле йөри, кәнәфиләре биек һәм уңайлы. Ә иң мөһиме - йөртүченең урыны ачыкта, һәр яктан - тоташ тәрәзә, юл күренеше дүрт тарафка киң итеп...

Раилә ХАФИЗОВА.

Алар 30 урынга исәпләнгән, басып барышлы урыннары - 42. Язга чаклы Бөгелмәгә барлыгы 21 автобус кайтачак. Автобуслар газ ягулыгында йөри, экологик проектның гомуми кыйммәте - 70 миллион сум. 8 автобус - шәһәр эчендәге маршрутларга, 14е шәһәр яны рейсларына җәлеп ителәчәк.

Яңа автобусны беренчеләрдән булып, нәкъ бер атна элек, Сельхозтехника районы халкы тамаша кылды. Тәүге "Волгобас" шул маршрутка басты һәм "тормышыбыз җайлана бит" дигән матур уйларга сәбәп булды.

Реклама

Әмма маршрут автобусларында экологиягә мөнәсәбәтле тагын бер мәсъәлә бар. Тукталыш исемнәре кондукторлар тарафыннан әйтелеп барыла, бусы безнең өчен ифрат уңайлы. Шулай да юлчыларга итагатьле мөгаләмә, ихтирамлы дәшү җитми. Хәтта мондый дорфалык бер кагыйдәгә әйләнеп бара. Үз өебездә үзебезгә сабыр итәргә мөмкин булса да, Бөгелмәгә килгән кунаклар алдында яхшы түгел. Маршрут автобуслары - шәһәребезнең йөзе. Һәм ул йөз елмаюлы булса иде.

Бу мәсьәләне тулысынча хәл итәр өчен гаепне гади автобус йөртүчеләргә һәм кондукторларга гына аудару җитми. Чөнки эшнең асылы башкада - алар маршрутка чыкканчы ук шундый агрессив халәткә килә. Ә бит алар кешеләрне, балаларны йөретә. Шуңа күрә автобус йөртүче руль артына тыныч күңел белән утырырга тиеш, шулай түгелме? Шул чакта эшкә ашыгучы юлчыларга да тыныч була. Мин үзем берничә тапкыр гади пассажирларның кондуктор белән йөртүчене тынычландырырга тырышып, аларга психолог хезмәтен күрсәтү мисалына шаһит булдым. Шуңа күрә бу эш өчен җаваплы эшмәкәрләр дисциплинар киңәшмәләрне, соңга калган өчен административ җәзаларны, шелтәләрне рейска чыгар алдыннан түгел, ә бәлки, смена тапшырылып, автобусны гаражга кертеп куйганнан соң гына башкарырга тиешләрдер.

Автобус никадәр кыйммәтле вә экологик булмасын, аның төп бәһасе - эчендә. Хокукый дәүләт кешегә ихтирамлы караш гарантияли.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: