Бөгелмә авазы

Өй эше әзерләмәгән өчен улларын кыйнаган

Татарстанда 6 бала атасы булган 39 яшьлек С.С. 2006 һәм 2008 елгы улларын кыйнауда гаепләнә, дип хәбәр итә Тикшерү комитеты.

 

Укучы балаларда кыйналу эзләрен мәктәптә күреп алалар һәм полициягә хәбәр итәләр. Тикшерү вакытында әти кешенең исерек килеш балаларын даими рәвештә кыйнавы ачыклана. Кыйнау өчен төп сәбәп - балаларның эзерләнмәгән өй эшләре. Мәсәлән, 30 сентябрь көнне, ир бер улын башыннан тотып алып идәнгә бәрә. Хәзерге вакытта балалар махсус оешмага җибәрелгән. Тикшерү төгәлләнгәч, эш судта каралачак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: