Бөгелмә авазы

Восточныйда

22 гыйнвар көнне Восточный авыл җирлеге депутатлары халык алдында хисап тотты. Восточный муниципаль берәмлеге башлыгы Илдар Исмәгыйлев үз чыгышында узган 2013 елда башкарылган һәм быелга планлаштырылган эшләр турында сөйләде, җирле бюджет үтәлеше, тормыш-көнкүрештә булган хәлләргә тукталды. Әлеге муниципаль берәмлеккә ике: Восточный һәм Еновка авыллары керә. 260ка якын хуҗалык бар. Восточныйда...

Реклама

22 гыйнвар көнне Восточный авыл җирлеге депутатлары халык алдында хисап тотты.
Восточный муниципаль берәмлеге башлыгы Илдар Исмәгыйлев үз чыгышында узган 2013 елда башкарылган һәм быелга планлаштырылган эшләр турында сөйләде, җирле бюджет үтәлеше, тормыш-көнкүрештә булган хәлләргә тукталды. Әлеге муниципаль берәмлеккә ике: Восточный һәм Еновка авыллары керә. 260ка якын хуҗалык бар. Восточныйда балалар бакчасы, мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, ике кибет, почта бүлеге эшли. Халык җирле депутатларга, муниципаль берәмлек башлыгына тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтләрен җиткерде.
Сессия эшендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов та катнашты. Үз чыгышында ул шәһәр һәм райондагы икътисади, социаль-көнкүреш вакыйгалары турында бәян итте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: