Бөгелмә авазы

Волонтер Светлана Рагулина: “Бөгелмә урамнарындагы сукбай этләрнең бер көндә генә бетәсе юк”

Узган елның 11 аенда 213 бөгелмәле төрле җәнлекләр һөҗүменә дучар булган. Үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлегендә нәкъ әнә шул сан теркәлгән. Һөҗүм иткәннәр арасында сукбай этләр дә, йорт хайваннары да бар.

Бөгелмә урамнарындагы сукбай этләр һәркемгә таныш күренештер инде ул. Шәһәр халкы мэрия әһелләреннән койрыклы афәтләр санын кыскартуны сорыйлар

Моны ничек итеп гуманлырак юл белән эшләргә икәнен “Яшәүгә хокук. Бөгелмә шәһәре” коммерцияле булмаган оешма (АНО “Право на жизнь г. Бугульма”) иреклеләре белә. Алар, эштән һәм гаиләдән буш булган вакытларында шәһәребезнең сукбай җәнлекләре язмышы проблемаларын хәл итәргә тырыша. Узып киткән елда бу игелекле затларның проектлары тагын бер тапкыр РФ президенты грантын отты. 

– “Яшәүгә хокук. Бөгелмә шәһәре” коммерцияле булмаган оешма 2019 елның гыйнварында теркәлгән, әмма алар волонтерлык эшчәнлеген күпкә алдарак башлап җибәргән иде инде. Рәсми статус алу ни өчен кирәк булган соң? 

– Президент грантларында катнашу өчен кирәк иде. Бу гаять мәшәкатьле һәм шактый ук кыйммәтле эш булып чыкты, әмма үкенерлек түгел. 2019 елда откан грант акчасына без 103 этне һәм 58 песине стерильләштердек.ул вакытта сүз бары тик өй җәнлекләре турында гына бара иде. Бөгелмәлеләр аерым  билгеләнгән ветеринария клиникаларына үзләре туттырган анкетаны китерәләр һәм грант откан команда аны карап, берничә сукбай эт я песи тотучы шәһәрдәшләребезгә, пенсионерларга дүрт аяклы дусларын түләүсез стерильләштерергә мөмкинлек бирделәр. Бу юлы исә безнең “Иясезләрне стерильләштерү: комплекслы караш – куркынычсыз шәһәр” (“Стерилизация бездомышей: комплексный подход – безопасный город”) проекты тагын грант отты. Сумма 1 550 626 сум тәшкил итә. Бу акчага этләрне һәм аларның көчекләрен паразитлардан эшкәртү, вакцинацияләү, стерильләштерү, чип һәм бирка тагу күздә тотыла. Җәнлекләрнең бер өлеше гаиләләргә тапшырылачак. Бер өлеше кабат үз яшәү урынына кайтарылачак. 

– Яңа проект, гомумән, нәрсәне күздә тотып эшли?

– Без грантны маэмайларның гаиләсенә мөнәсәбәттә: этнең үзенә һәм өч айга кадәр булган көчекләренә готтык. Эшнең шундый формасын сайларга булдык, чөнки башкача шәһәр урамнарындагы иясез җәнлекләр үрчүеннән башкача котылып булмый. Әнкә этне стерильләштерсәк, аның көчекләре үрчем бирәчәк. Көчекләр белән генә эшләгәндә – әнкә эт балалавын дәвам иттерәчәк. Шуңа күрә аларның тулы гаиләсе белән эш итәргә булдык.  Узган елның 11 аенда 384 этне, 105 песине стерилҗләштердек. Җәнлекләргә мөмкин кадәр уңайлылык тудырырга, урнаштырырга тырышабыз. Малай көчекләрне гаиләле итү җиңелрәк, кызларны алырга бик ашкынып тормыйлар. Шулай да без дүрт аяклы дусларның 70 процентын хуҗалы итәргә дигән максат куйдык, әлегә бу кулдан килә. Әлбәттә, көчекләрне теләбрәк алалар, ә олы этләрне алырга теләүчеләр юк. 2-3 ай тоткач, андыйларны кире иреккә – элек яшәгән урыннарына җибәрәбез. Ул инде санитар эшкәртү узган, стерильләштерелгән, котыру чиренә каршы прививкалы, чиплы, колагында зәңгәрсу төстәге биркасы була. Үтенеп сорыйбыз, шәһәр урамнарында шундый эт күрсәгез, аны рәнҗетмәгез, мөмкин булса, ашатыгыз, эчертегез.

Этләребезгә хуҗаларны Бөгелмә шәһәреннән генә түгел, ә райондагы авылларданда, бөтен Татарстаннан, ә тагын Башкортстан, Оренбург һәм Самара өлкәләреннән дә эзлибез. Социаль челтәрләрдә, инстаграмда, “авито”да, газеталарда белдерүләр чыгарабыз. Килеп алучыларга юл хакын үзебез түлибез, җәнлекләрне тоту эшләрен дә үзебез башкарабыз (бер кыргый этне тотып алу берничә көнгә сузылып,  өчен кайчакта 30ар кило ит кисәкләре кирәк була), йоклату өчен препарат алабыз (1 тюбигы 2 мең сумга якын тора). 2-3 ай дәвамында этләрне, көчекләрне тәрбияләү, карап тоту да безнең өстә.

– Элегрәк Россиядә ике бәла бар: берсе – ахмаклар, икенчесе юллар, диләр иде. Хәзер инде “сукбай этләр” дип тә өстиләр. Бөгелмәдән чыгып фикер йөртсәк, соңгы вакытта урамнарда, чыннан да, сукбай этләрнең күпләп артуы күзәтелә. Әйе, арада колакларына тамга тагылганнары да шактый, әмма этләр саны кимеми бит. Сезнеңчә, бу нигә шулай?

– Күп кенә бөгелмәлеләр урамнардагы сукбай этләрнең, тылсымлы таяк белән селтәгәндәй, бер мизгелдә юк булуын көтә. Тик атып йөргән заманнарда гына ул бичаралар шунда ук юк ителә бара иде. Тик барыбер озакка түгел. Исән калганнары балалый да, шул рәвешле, бик тиз тагын үрчи башлыйлар иде. Стерильләштерү – озак вакыт сорый торган, аның каравы, нәтиҗәле ысул. Әлеге проблеманың тиз хәл ителүен телисез икән, сезнең кулдагы җан ияләре өчен җаваплылыкны арттырырга өйрәнегез: өйдәге песи я этләрне стерильләштерегез, туйддырган, ачуыгызны чыгарган, яисә инде башкача аларны асрау мөмкинлеге калмаган очракта, урамга куып чыгармагыз, башка кешеләргә тапшырыгыз! Бүгенге көндә урамнарда салынкы колаклы Шотландия песиләре күп, ә бит кайчандыр алар экзотик җәнлек санала иде. Бу төр песи баласының бәясе 5шәр мең сумга җиткән чаклар бар иде. Хәзер исә аларны язмыш кочагына – урамга куып чыгаралар. Яхшы токымлы этләр белән дә шулай – спаниель, хаски, немец овчаркалары модадан чыкты (әгәр җан ияләре турында шулай дип әйтергә яраса), кайсысы картайды, шулай ук яраксызга чыкты... Арада сугыш өчен әзерләнә торган токымлылары да бар. Иясез этләр арасында андыйлары да күп. Әле менә күптән түгел генә бер ир кеше эте белән кибеткә килгән һәм, аңа көтеп торырга кушып, үзе китеп барган. Берничә сәгать вакыт узгач, безгә сатучылар шылтыратты. Мондый очраклар аз түгел. Хәзерге чорда модада саналган бенгал, мейн-кун токымлы песиләр дә урамда күренгәли инде. Хәзергә аларга хуҗа табу җиңел, тик тагын бер биш елдан урамнарда бу токым иясез песиләр күпкә артачак. Кешеләр бит ясалма токымлы җәнлекләрне аларны тәрбияләүнең мәшәкате турында уйланып тормый гына алалар. Ә инде аларның гаять көйсез һәм аерым тәрбия сорый торган икәнен аңлагач, урамга чыгарып аталар да үзләре гшәһәрне эт-песи басты дип, кычкырынып йөри башлыйлар... 

– Песиле карчыклар. Мәкерле затлар, бичара җәнлекләр хисабына акча эшләүчеләр, сәер халык... – сезнең төркем волонтерларын кемнәр генә дип атап бетермәделәр. Хәтта сезнең адрескеа төрле янаулар да булганын беләм. Андый “һөҗүмнәргә” ничек каршы торасыз? 

– Иммунитетыбыз бар. Без андыйлар белән бәхәскә кермәскә, оппонентлар белән сүз көрәштермәскә өйрәндек, безгә ябырылуларына игътибар итмибез. Гамәлдәге Россия законнарына таянып эш итәбез, Бөгелмә урамнарын сукбай җәнлекләрдән гуманлы юл белән чистартырга тырышабыз: стерильләштерәбез, ышанычлы хуҗалар табарга омтылабыз.

– Иясез җәнлекләргә яшәргәме, яшәмәскәме? Интернет берләшмәләрендә әлеге сорауга бөтенләй капма-каршы фикерләр табарга була. Күптән түгел хуҗасыз этләрне машина белән таптатырга өндәгән ролик карадым. Андыйларга сезнең мөнәсәбәтегез ничек?    

– Әлеге ролик интернет челтәрендә күптән бар инде. Аны яздырган кеше хәзер җавап тота. Аның интернет челтәрендәге бите ябылды, блокка куелды. Хәзер “Вконтакте”да андыйларга каршы көрәшү җиңел. Модераторларга рәхимсезлеккә өндәүләр турындагы язмалар турында шикаять белдерсәң, аны блокка куялар. Кызганычка, безнең Бөгелмәдә дә     җәнлекләр белән рәхимсез мөгамәлә очраклары булып тора. Посадкада тәпиләре аерып кадакланган җәнлек төшерелгән фотосурәт җирле социаль челтәрдә йөри, бу – реаль факт. Җәнлекләр белән якыннан торып эшләгәч, никадәр кансыз-рәхимсез кешеләр барлыгын күреп тә беләбез. Рәхимсезлек кайвакытта коточкыч акылсызлык дәрәҗәсенә җитә. Иясез эт балалары өстенә петардалар ыргытып шартлатучы балалар, ерткычларча үтерүче олылар барлыгын да беләбез.

– Моннан нибары бер ел элек Алексей Бояров Бөгелмәдә сукбай җәнлекләргә приют ачарга кирәк дигән фикерне сөреп, имзалар җыю оештырган иде. Ул вакытта теләгән нәтиҗәгә ирешеп булмады. Приют турындагы идея хәзер ни хәлдә? Һәм ул, тормышка ашырыла калса, шәһәрдәге вәзгыятьне үзгәртергә ни дәрәҗәдә ярдәм итә ала? 

– Барысы да элеккечә. Якын-тирәдә сукбай эт-песиләр өчен муниципаль приютлар юк, барысы да иреклеләр тырышлыгы белән генә алып барыла. Приютлар бик кирәк, тик приют булдыру гына сукбай җәнлекләр проблемасын хәл итмәячәк. Аларны асрау шактый кыйммәткә төшә. Урыннар саны да, билгеле, чикле. Кайвакытта безгә әйтәләр-әйтүен, акча җыешып, төзегез, ашарга китерүче кешеләр табылыр дип. Менә хәзер дә без эт-песиләрне кемнең ихатасында, кемнең квартирында, хосусый территорияләрдә тотабыз. Аларны туендырыр өчен атнасына 450 килолап ит-сөяккә кенә заказ бирәбез.  Әле монда ярма-фәләннәр керми. Ярый, кемдер берәр кастрюль аш китерә, кемдер – башка нәрсә дигәндәй.     Ә бит приютта алай эшләп булмый. Приют – тере организм ул. Анда карантин зонасы да, яшәү урыннары да, үзләренә күрә балалар бакчасы, яңа балалаган ана этләргә аерым урын, агрессия күрсәтә торганнарына да аерым “бүлмә” кирәк булачак. Штатта махсус ветеринар, ризык әзерләү өчен махсус ашханә һәм анда эшләүчеләр, җыештыручылар, каравылчылар таләп ителәчәк... Бер кастрюль аш кына әллә ни ерак тартмаячак шул. Приют булса, даими финанслау чыганагы кирәк. Шул вакытта гына җәнлекләр өчен ул приют – сыену, яшәү урыны булачак, ә ярымач, авыру хәлдә читлектә тилмертеп утырту түгел. Ул приютка җәнлекләрне чыннан да яратучы, алар хәлен үзенекедәй кичерә белүче кеше җитәкчелек итәргә тиеш. Шәһәрдә приют кирәк, тик кабатлап әйтәм, ул сукбай җәнлекләр проблемасын бер көндә хәл итмәячәк. Бу проблеманы чишү өчен, һәрбер кешенең дүрт аяклы җан ияләре өчен җан атуы, җаваплылык тоюы кирәк. Һичьюгы үзе асрый торган песи я эт язмышына ул битараф булмаска тиеш!     

Фото Светланы Рагулинаның шәхси архивынна

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: