Бөгелмә авазы

Владимир Путин: төзәтмәләр Россия гражданнары хуплаган очракта гына үз көченә керә

РФ Президенты россиялеләргә илнең төп законына үзгәрешләр кертү буенча төп тавыш бирү көне алдыннан мөрәҗәгать итте.

Россия Президенты Владимир Путин үзенең мөрәҗәгатендә билгеләп үткәнчә, РФ Конституциясенә яңа төзәтмәләр өчен тавыш биреп, без заманча мәгариф һәм сәламәтлек саклау, гражданнарның ышанычлы социаль яклавы булган ил өчен, җәмгыять каршында җавап тота торган нәтиҗәле хакимият өчен тавыш бирәбез. Без ил өчен тавыш бирәбез, аның хакына эшлибез һәм аны бөтен килеш балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшырырга телибез.

Дәүләт башлыгы фикеренчә, төзәтмәләр кабул ителгән очракта, илнең Төп законында гражданнар өчен төп кыйммәтләрнең булуын беркетәчәк. Бу – хезмәт кешеләренә һәм өлкән буын вәкилләренә хөрмәт, балалар турында кайгырту, аларны әхлакый һәм рухи тәрбияләү.

Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, төзәтмәләр илнең тотрыклы үсешенә, кешеләрнең иминлегенә һәм куркынычсызлыгына кагыла. Алар Россия суверенитетын саклап калуга, тарихка, мәдәнияткә, туган телгә һәм аның халкының гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

«Үземнең анык, үзгәрешсез һәм катгый позициямне тагын бер кат белдерәм:  Конституциянең яңартылган тексты, барлык тәкъдим ителгән төзәтмәләр бары тик сезнең хуплавыгыз һәм ярдәмегез белән генә үз көченә керәчәк», – дип йомгаклады сүзен РФ Президенты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: