Бөгелмә авазы

Владимир Путин Хөкүмәтнең уңышлы эшчәнлегендә Медведевнең зур өлеше булуын әйтте

Владимир Путин әйткәнчә, Хөкүмәт әгъзалары эзлеклелек, ныклылык, кабул ителгән карарларны гамәлгә ашырырга әзерлек, җаваплылык күрсәткән.

(Казан, 7 май, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин Кремльдә Хөкүмәт әгъзалары белән очрашуда министрлар кабинетына рәхмәт белдерде һәм Премьер-министр Дмитрий Медведев керткән зур өлеш турында әйтте. Бу турыда Кремль сайтында хәбәр ителә.

"Сез яхшы эшләдегез. Чын команда булып. Әлбәттә, монда Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведевның зур өлеше бар", - диде Путин.

Владимир Путин әйткәнчә, Хөкүмәт әгъзалары эзлеклелек, ныклылык, кабул ителгән карарларны гамәлгә ашырырга әзерлек, җаваплылык күрсәткән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: