Ветераннарга – медальләр
Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулу истәлегенә сугыш ветераннарының барысына да юбилей медале тапшырылачак. Бу хакта 15 гыйнварда "1941 - 1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү буенча тәкъдимнәр турында"гы мәсьәлә буенча ТР Мәдәният министрлыгында үткәрелгән киңәшмәдә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм...
Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулу истәлегенә сугыш ветераннарының барысына да юбилей медале тапшырылачак. Бу хакта 15 гыйнварда "1941 - 1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү буенча тәкъдимнәр турында"гы мәсьәлә буенча ТР Мәдәният министрлыгында үткәрелгән киңәшмәдә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте. Татарстанның муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция режимындагы киңәшмә эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты. Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 15 гыйнварына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада барлыгы 75 834 ветеран гомер кичерә. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларының 4 253 тол хатыны исәпләнә. Министр ассызыклап үткәнчә, быел апрель азагына кадәр барлык ветераннарга да медальләр тапшырылып беткән булырга тиеш. Эльмира Зарипова медальләр белән бүләкләү тантанасында, һичшиксез, муниципаль берәмлек башлыклары катнашырга тиешлегенә басым ясады, шулай ук медальләрнең күбесе өйләрдә тапшырылачагы турында да искәртте. "Медальдә ветеранның исемфамилиясе, атасының исеме тулысынча язылырга тиеш", - дип белдерде ул.
Сугыш ветераннарының батырлыгына, аяусыз көрәшүенә тирән ихтирам белдерү максаты белән, РФ Президенты боерыгы буенча медальләр чама белән 21 февральдән тапшырыла башлаячак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 гыйнвар 2021 - 18:12Әлмәттә яңа «ЮВТ-24» телеканалы өчен алып баручылар кастингы игълан иттеләр Кастинг җиңүчеләрен лайклар һәм фикерләр ярдәмендә инстаграмда сайлаячаклар.1500
-
20 гыйнвар 2021 - 17:23«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә калейдоскоплар ясыйлар Мондый дәресләр, оештыручылар сүзләренә караганда, уңай эмоциональ кәеф булдыруга, коллективизм, бер-береңә ярдәм итү хисен тәрбияләүгә, танып-белү эшчәнлеген активлаштыруга ярдәм итә.2400
-
20 гыйнвар 2021 - 16:01«Республика затлары» проекты Минтимер Шәймиев күргәзмәсе белән ачылды Фәрит Мөхәммәтшин Республиканың беренче Президентын дөньякүләм масштабтагы сәясәтче дип бәяләде.2300
-
20 гыйнвар 2021 - 15:42«Радуга» үзәгендә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен көндезге тору кабинеты эшли башлады Көндезге тору кабинетында эшләүче белгечләр инвалидлык белән кешеләр тормышында килеп чыккан проблемалы хәлләрне психологик-педагогик яктан тикшерү өчен яңа катнашучылар кабул итәргә әзер.4501
-
20 гыйнвар 2021 - 14:03Бер көн эчендә Бөгелмәдә берьюлы ике янгын булды Элемтә пунктына мунча һәм шәхси йорт януы турында ике хәбәр килде.5100
-
18 гыйнвар 2021 - 10:05“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
13 гыйнвар 2021 - 09:35Бөгелмә муниципаль район башлыгы прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Бөгелмәле Радмир Әхмәтов «Ворлдскиллс» чемпионатының төбәк этабында өченче урынны алдыЧара «Су технологияләре» компетенциясе буенча узды.7300
-
18 гыйнвар 2021 - 11:09“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде (ВИДЕО) Предприятиедә тәүлек буе эшли торган диспетчерлык хезмәте эшли. Сораулар, искәрмәләр һәм тәкъдимнәр 7-03-04 телефоны буенча кабул ителә.19100
-
19 гыйнвар 2021 - 11:01Бөгелмәдә Татарстан Республикасында Туган тел һәм халык бердәмлеге елына багышланган картиналар күргәзмәсен ачтылар Картиналарны тәкъдир иткәннән соң, студентлар һәм педагоглар өчен Рөстәм Хәбировтан мастер-класс оештырылды.17200
-
18 гыйнвар 2021 - 08:41Инфекционист крещение коенуы вакытында коронавирус йоктыру куркынычын бәяләде Салкын суга чумганда бъленеп чыккан адреналин иммунитетны стимуллаштыра.14300
-
18 гыйнвар 2021 - 11:36Бөгелмәдә 2 яңа COVID-19 очрагы терккәлгән Татарстанда COVID-19 белән тагын 95 кеше авырган.14100
-
18 гыйнвар 2021 - 15:34Бөгелмә татар гимназиясе укучылары Һади Такташның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар «Балкыш» клубының беренче чарасы узды, анда Һади Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясе укучылары катнашты.12600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика