Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә ветераннар советы пленумы узды

Бөгелмәдә Сугыш һәм хезмәт ветераннары советы пленумы узды. Анда шәһәр һәм район ветеран оешмалары активистлары катнашты. Чараны Ветераннар советы рәисе Иршат Измайлов үткәрде. Утырыш барышында советка яңа әгъзалар сайладылар. Ветераннар советына 35 ел тулу уңаеннан оештырылачак конференциягә әзерлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Пленумда катнашучыларны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров...

Бөгелмәдә Сугыш һәм хезмәт ветераннары советы пленумы узды. Анда шәһәр һәм район ветеран оешмалары активистлары катнашты. Чараны Ветераннар советы рәисе Иршат Измайлов үткәрде.
Утырыш барышында советка яңа әгъзалар сайладылар. Ветераннар советына 35 ел тулу уңаеннан оештырылачак конференциягә әзерлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Пленумда катнашучыларны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров сәламләде. Аңа "Ветераннар оешмасы үсешенә керткәне өлеш өчен" медале тапшырылды.
Мэр барлык актив ветераннарга шәһәр һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнашканнары өчен рәхмәтен белдерде, ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: