Бөгелмә авазы

Велосипедлыларга – аерым игътибар

"Гарант" информация агентлыгы хәбәр итүенчә, агымдагы елның икенче яртысында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 22 мартында кабул иткән "Министрлар Советы - Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1993 елның 23 октябрендә чыгарган карарына үзгәрешләр кертү турында"гы 221 нче номерлы карары үз көченә керә.

Елена ФИЛАТОВА.
Транспорт чарасын йөртүчеләр әлеге карар нигезендә хәзер безнең юлларда велосипедчылар (мопедта йөрүчеләр) өчен махсус полосалар барлыкка киләчәген белеп торырга тиешләр. Юлның башка өлешеннән ул горизонталь билгеләр һәм махсус тамга белән аерылып торачак. Велосипедчылар һәм мопедта хәрәкәт итүчеләр өчен билгеләнгән бу юлдан машиналарда йөрү тыела.
Машина йөртүчеләр уңга, яисә сулга борылган чакта юлны кисеп чыгучы велосипедчыны (мопедтагы кешене) уздырып җибәрергә, ә велосипедчылар, үз чиратында, бары тик шул махсус полосада гына хәрәкәт итәргә тиешләр.
Мопедлар хәзер механик транспорт чарасы булып исәпләнә, ә димәк, анда йөрүчеләрнең үзе белән транспорт чарасына идарә итү хокукы бирә торган таныклыгы булырга тиеш.
Велосипедчылар өчен яшь ягыннан да "төзәтмәләр" бар: 7 - 14 яшьлек велосипедчылар күбрәк тротуарларның читен, җәяүлеләр йөри торган урыннарны сайларга тиеш, ә 7 яшьтән кечерәк яшьтәге велосипедчылар бары тик тротуарларда, җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен билгеләнгән урыннарда гына йөри ала.
Закон карарына кертелгән бу төзәтмәләр - яңа тәртип юлларны һәм тротуарларны дөресрәк һәм нәтиҗәлерәк файдалануга этәргеч бирер, юл хәрәкәтендәге бәхәсле ситуацияләрне җиңелрәк чишәргә ярдәм итәр, велосипедчылар куркынычсызлыгын тәэмин итүдә җитди адым булыр, әлеге үзгәрешләрнең юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да файдасы тияр дип көтелә.
Кайбер транспорт предприятиеләрендә, "Бәрәкәтле җитештерү" ("Бережливое производство") программасын гамәлгә ашыру йөзеннән, велосипедларга охшаган транспорт чаралары пәйда була башлады. Предприятиеләрдә эшләүчеләр автостоянкалар һәм бокслар арасындагы юлларны тизрәк узу өчен дә велосипедлар куллана башладылар. Әлеге яңа тәртипләр транспорт предприятиеләре территорияләрендә, билгеле,
әлегә гамәлдә түгел, әмма велосипедта йөрүчеләр автомашиналар хәрәкәтенә комачаулык тудырмаска тиеш икәнлекләрен барыбер белеп
торырга, ә машина йөртүчеләр исә, үз чиратында, велосипед кебек "вак-төяк" транспорт чарасы белән санлашырга, анда йөрүчеләрнең мән-фәгатьләрен шулай ук истә тотарга тиешләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: