Бөгелмә авазы

Татарстанда М12 трассасы буенда клонлаштырылган усаклар утыртырга планлаштыралар

Бу агачлар 5 ел эчендә 12 метр биеклеккә кадәр үсәргә мөмкин.

М12 автоюлы буенда клонлаштырылган триплоид усаклар утыртырга планлаштыралар. Бу агачлар гадәти агачлардан берничә тапкыр тизрәк үсәи һәм гөмбәчекләрдән яхшырак саклана.

 Бу хакта эшче төркем утырышында ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов сөйләде. Яшь усаклар кислородны күпкә күбрәк эшләп чыгара.

"Урман картайган һәм агачлар авыру булганда, агачларның черү процессы углекислый газ бүлеп чыгара. Һәм аның микъдары яфраклардан бүленеп чыккан кислородтан да күбрәк икән", - дип аңлатты Илгизәр Зарипов.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы М12 буенда гына түгел, компенсацион яшелләндерү өчен дә триплоидлы усакларны кулланырга планлаштыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: