Бөгелмә авазы

"Ватан" атналыгы

"Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек башланды. Үзәк педагоглары И. Здобнова, А. Гаделшина, атна саен "Ватан" циклыннан чаралар оештыруны планлаштырып, үз өсләренә гаять катлаулы миссия алдылар. Сугыш елъязмасының Сталинград сугышы, Ленинград блокадасын өзү кебек һәм солдатларыбызның Ватаннан читтә дә үз...

"Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек башланды.

Үзәк педагоглары И. Здобнова, А. Гаделшина, атна саен "Ватан" циклыннан чаралар оештыруны планлаштырып, үз өсләренә гаять катлаулы миссия алдылар. Сугыш елъязмасының Сталинград сугышы, Ленинград блокадасын өзү кебек һәм солдатларыбызның Ватаннан читтә дә үз бурычларын намус белән үтәүләренә бәйле истәлекле көннәрнең каһарманлык үрнәкләрендә халкыбызның батырлыклары белән эзлекле рәвештә танышу бара. Балалар китапханәсе, "Сугышчан туганлык" һәм Туган якны өйрәнү музейлары хезмәткәрләре ярдәме белән балалар тарихи материаллар, К. Симонов, М. Җәлил, Ю. Бондарев әсәрләре белән якыннанрак таныштылар. Кадет мәктәбендәге "Сугышчан дан" музеенда булу аларга бигрәк тә ошады, чөнки алар биредә укучылар белән очраштылар, алай гына да түгел, чын коралны тотып карадылар. Мондый очрашулар балаларда солдатларга карата ихтирам хисләре, аларга охшау теләге уята, рухи ныклыкка, кыюлыкка этәрә, Ватанны сөяргә өйрәтә.

Истә калырлык экскурсияләрдән тыш, үзәктә тәрбияләнүчеләр "Кыю солдатлар" дип аталган спорт программасында, "Ул көннәрнең даны мәңгелек" дигән викторинада катнаштылар, бергәләп "Катюша", "Тёмная ночь", "День Победы" җырларын башкардылар. Ата-аналарның да ярдәме белән "Җиңелмәс һәм легендар" дип аталган стена газетасы эшләнде. Әле бер генә ветеран исән булган чакта да хәтер эстафетасы җанлы булганлыгын һәркем төшенергә тиеш.

Киләчәктә балаларны яңа очрашулар, яңа мәгълүмат, яңа чаралар көтә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: