Бөгелмә авазы

Вакыты чыга торган түгел

Бөгелмә туган якны өйрәнү музее Чехословакияне азат иткәндә хәбәрсез югалган сугышчыларның туганнарына Россия Федерациясе Оборона министрлыгы Вәкиллегенең Брно шәһәрендә һәм Оржехов торак пунктында җирләнгән Кызыл Армия солдатларының шәхси мәгълүматларын ачыклау буенча алып барган архив-эзләнү эшләре белән танышырга тәкъдим итә.

Бөек Ватан сугышы елларында 27 миллион кеше һәлак булган. 3,5 миллионнан артыгы хәбәрсез югалган. Күпләр турында әлегә кадәр берни дә билгеле түгел. Алар һәлак булганмы, әсирлеккә эләккәнме яки исән калган булып, кайдадыр гомер кичергәнме – андыйларның туганнары, Җиңүдән соң 75 ел узгач та, якыннары хакында берни белмиләр.

Бөгелмә туган якны өйрәнү музее Чехословакияне азат иткәндә хәбәрсез югалган сугышчыларның туганнарына Россия Федерациясе Оборона министрлыгы Вәкиллегенең Брно шәһәрендә һәм Оржехов торак пунктында җирләнгән Кызыл Армия солдатларының шәхси мәгълүматларын ачыклау буенча  алып барган архив-эзләнү эшләре белән танышырга тәкъдим итә.

Чехия Республикасы территориясендә 14 эре хәрби зиратларның берсе саналган Брно шәһәрендәге мемориаль комплекста Кызыл Армиянең шәһәрне һәм торак пунктларны азат иткәндә һәлак булган 3 668 солдаты һәм   офицеры күмелгән. Эш барышында вәкиллек хезмәткәрләре моңа кадәр билгеле булмаган 1 715 сугышчының исемнәрен ачыклый алган. Оржехов торак пунктындагы мемориаль комплекста 1 467 кеше күмелгән, эш барышында тагын 1 126 җирләнгән кешенең исеме ачыкланган һәм төгәл мәгълүматлар табылган.

Архив документлары буенча һәлак булган сугышчыларның туган урыны турында да мәгълүмат алынган. Татарстан Республикасында туучылар исемлеге белән Бөгелмә туган якны өйрәнү музее үзенең https://bugmuseum.ru/wp-content/uploads/2020/07/spiski-urozhenczev-tatarstana-zahoronenyh-v-cheshskoj-respublike-2.pdf рәсми сайтында танышырга тәкъдим итә.

Һәлак булганнарның туганнары аларның якыннарын җирләү урыны турында белә алырлар дип өметләнәбез, Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында бу аеруча мөһим. Кирәк булганда, һәлак булганнарның туганнары  җирләү урыны турында, каберләрне карау тәртибе турында һәм башка рәсми мәгълүмат алу өчен вәкиллеккә мөрәҗәгать итә ала. Вәкиллекнең  белешмәләре һәм элемтәләре

https://newczech.mid.ru/ru/voenno_memorialnya_rabota/ электрон адресы буенча рәсми биттә урнаштырылган.

С.Якупова, Туган якны өйрәнү музее директоры

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: