Бөгелмә авазы

Вакытлы күренешләргә бәйле бәхет үзе дә вакытлы була - Ник Вуйчич

Австралиянең мотивацияләүче ораторы Ник Вуйчич Россия спортчыларын Риодагы Паралимпия уеннарыннан читләштерүенә тискәре мөнәсәбәттә. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгындагы матбугат конференциясендә белдерде. Искәртеп үтәбез - бүген Австралиянең аяксыз, кулсыз туган һәм бөтен дөньяга танылган ораторы, меценат, язучы һәм җырчы Ник Вуйчич "Чикләр белмәгән тормыш" программасы белән Казанның "Татнефть-Арена" Боз сараенда чыгыш...

Австралиянең мотивацияләүче ораторы Ник Вуйчич Россия спортчыларын Риодагы Паралимпия уеннарыннан читләштерүенә тискәре мөнәсәбәттә. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгындагы матбугат конференциясендә белдерде.

Искәртеп үтәбез - бүген Австралиянең аяксыз, кулсыз туган һәм бөтен дөньяга танылган ораторы, меценат, язучы һәм җырчы Ник Вуйчич "Чикләр белмәгән тормыш" программасы белән Казанның "Татнефть-Арена" Боз сараенда чыгыш ясаячак.

"Без Никны Казанга китерү өчен Максим белән озак вакытлар сөйләшүләр алып бардык. Аның килүен кешеләр көтә. Мин, эшмәкәр, аны Казанга китерү мөмкинлегенә ия кеше буларак кешеләргә аны күрергә мөмкинлек, илһам бирүне үземнең бурычым дип саныйм. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең Ник кебек үк бәхетле булуларын, үзләренә ышануларын, яшәргә көч табуларын телим", - диде Ник Вуйчичның Казанга сәфәрен оештыручы һәм химаяче Артем Степанов.

Артем "Татнефть-Арена"да Ник Вуйчич белән булачак чарага күп кенә билетларның мөмкинлекләре чикле булганнарга бушлай өләшенгәнен һәм бу эшкә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты ярдәм иткәнен белдерде. "Ник Вуйчичны ник Казанга китердегез" дигән сорауга ул: "Үзем Түбән Камадан булсам да, мин Казанны бик яратам һәм Казанга килдем. Башкалар кебек үк минем дә авыр хәлләргә калган чакларым булды. Ник белән Мәскәүдә очрашуда булдым һәм аның әйткәннәре миңа бик тәэсир итте. Мин елар чиккә җиттем, әмма үзем көлеп җибәрдем. Ник үз тормышы турында шулкадәр күңелле итеп сөйли, ул бик шаян егет. Шуңа күрә дә мин бүген һәркем Никтан уңай энергия алып китәр дип уйлыйм", - диде ул.

Ник Вуйчичның Россия һәм БДБ илләрендәге продюсеры Максим Сумароков журналистлар белән татарча "Исәнмесез" дип исәнләште һәм Ник Вуйчичны Казанга китерүне оештырган Татарстан җитәкчелегенә, аерым алганда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм аның ярдәмчесе Ләйлә Фазлыевага рәхмәтен җиткерде.

Ник Вуйчич үзенең 63 илдә булуын искәртте һәм барлык илләрдәге кешеләрнең, "барлык җан ияләре кебек үк бер әйберне - "бәхет, шатлык һәм мәхәббәт очкыны", ә "караңгы чорларда өмет"" эзләүләрен әйтте.

Тормышта күтәрелешләр һәм түбән тәгәрәүләр була, диде Ник. "Мин барысы да яхшы булачак дип әйтүче мотивацион оратор түгел. Мин гел уңай карашта булыгыз һәм барысы уңай булыр дигән фикердә тормыйм. Чөнки тормыш позитивтан гына тормый", - диде ул.

Ул Казанга килүенә шат булуын әйтеп, бу сәфәрне оештырган кешеләргә рәхмәтләрен ирештерде: "Казанда кыенлыклар кичергән яшьләр бик күп. Миңа кайвакыт: "Сиңа җайлы булган, син бит Австралиядә тугансың. Хәзер АКШта яшисең, сиңа бар да уңай", диләр. Минемчә, һәр кешенең тормышында кыенлыклар бар. Әмма кыенлыклар аша узу безне чыныктыра, үзебез ирешкән әйберләргә рәхмәтлерәк булырга өйрәтә. Минем Казанга сәфәрем яшьләргә булышыр, аларның үзләрен ничек бар шулай матур булуларын аңлауларына китерер. Беркайчан да җиңелмәсеннәр, һәрвакыт кулларыннан килгәнчә тырышсыннар".

Һәр кешенең үз проблемалары бар дигәннән чыгып, Ник барлык кешеләрне дә "җимерелгән ватыклар кисәкләре" белән чагыштырды. "Әмма без шушы ватыклардан гүзәл әйбер төзеп буласын белмибез. Минем барлык хыялларым да тормышка ашмады, әмма мин бәхетле. Акча, дан аркасында түгел бу. Әгәр сез бәхетегезне вакытлы күренешләргә бәйләп калдырсагыз, бәхетегез дә вакытлы булачак", - ди ул.

Кичен "Татнефть-Арена"да булачак очрашуга Ник Вуйчич зур өметләр баглавын әйтте. "Мин меңләгән кеше үзенә илһам алыр һәм бу чарадан беркайчан да авырлыклар алдында бирешмәскә дигән фикер белән китәрләр дип уйлыйм", - диде ул.

"Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: