Бөгелмә авазы

Татарстанда лицензияләре булган автобус йөртүчеләр саны артты

Бегечләр ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә сигездән артык пассажир урыны булган автобусларны тикшерделәр.

Татарстанда үз эшчәнлегенә лицензиясе булган автобус йөртүчеләр саны артты. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр иттеләр.

Ространснадзор идарәсенең Урта Идел төбәкара дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе башлыгы вазыйфасын башкаручы Радик Рамазанов хәбәр иткәнчә, республикада лицензияләү уңышлы узга. 1124 лицензия бирелгән.

Шул ук вакытта ул кайбер предприятие, оешмаларның һәм шәхси хуҗаларның автобусларны лицензиясез эксплуатацияләүләре турында  билгеләп үтте. Шуңа күрә белгечләр ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә теркәлгән автобусларны барлый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: