Бөгелмә авазы

Татарстанда «ФормART» стрит-арт фестиваленең иң яхшы эше өчен халык тавыш бирүе башланды

Фестивальгә йомгак ноябрь аеның беренче декадасында ясалачак.

Татарстанда «ФормART» стрит-арт фестиваленең иң яхшы эше өчен халык тавыш бирүе башланды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанлылар финалистларның берсе өчен 31 октябрьгә кадәр тавыш бирә ала. Һәр катнашучыга шәхси номер бирелде.

Безнең республикадан тавыш бирүдә Азат Шакиров катнаша, ул ябыла торган умарта ояларын сюжет линиясенә нигез итеп алган.

Җиңүчене 8 (800) 301-50-23 түләүсез номер буенча шылтыратып сайларга мөмкин. Фестивальгә йомгак ноябрь аеның беренче декадасында ясалачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: