Бөгелмә авазы

Татарстанда коронавирус белән ешрак зарарлана башладылар

Хәл күпчелек хезмәткәрләрнең отпусклардан кайтуы белән бәйле.

Татарстанда эш урынында яңа коронавирус инфекциясе белән зарарланучылар саны артты. Бу фактны ТР Роспотребнадзор идарәсендә расладылар.

Любовь Авдонина аңлатканча, бу хәл күпчелек хезмәткәрләрнең чираттагы яллардан  кайтуы белән бәйле.

"Октябрьдә зарарлану  хезмәт коллективларында  - 57% һәм көнкүрештә 33% тәшкил итте ", - дип билгеләп үтте спикер.

Республика ведомствосы җитәкчесе эш бирүчеләргә яңа коронавирустан саклану өчен профилактик санитар-эпидемиологик чараларны үтәү кирәклеге турында искәртте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: