Бөгелмә авазы

Татарстанда эшкуарларга ярдәм итү белешмәлеге барлыкка килде

Белешмәлектә чаралар алучылар һәм ярдәм алу механизмнары турында мәгълүмат, барлык норматив-хокукый актларга һәм карарларга сылтама бар.

Татарстанда эшмәкәрләргә ярдәм чаралары буенча белешмәлек барлыкка килде. Документ үз эченә бизнеска ярдәм итү чаралары буенча кирәкле мәгълүматны ала һәм алар даими рәвештә актуальләштерелә һәм тулыландырыла. Эшкуарлар “Covid-19” таралу шартларында федераль һәм республика чаралары исемлеге белән таныша алачаклар. Белешмәлектә чаралар алучылар, ярдәм алу механизмнары турында мәгълүмат, барлык норматив-хокукый актларга һәм карарларга сылтама бар. Документның тулы версиясен сылтама буенча күчереп алырга була. 
ТР Икътисад министрлыгы 8 (843) 524-90-90 номеры буенча кайнар линия оештырды, анда теләсә кайсы эшмәкәр бизнеска ярдәм чаралары буенча мәгълүмат ала ала. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: