Бөгелмә авазы

Татарстанда Россиядә иң зур кырмыска оясы табылган

Бу кырмыска оясын Россия Рекордлар китабында теркәделәр.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының һәм «Интертат» сайтының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов иң биек кырмыска оясын – Россия рекордын теркәгән.

Кырмыска оясын журналист беренче тапкыр узган елның октябрендә Кукмара районының Трыш-Сәрдекбаш авыл җирлегеннән ерак түгел Елово урманында күргән. Аның биеклеге – 220-235 см, диаметры –  440 см.

Россия Рекордлар китабы таләбе буенча, куркынычсыз режимда төгәл үлчәү өчен балкалардан махсус корылма да эшләнгән.

"Рекордны теркәү белән мин туган Татарстаныбызның табигате бик бай булуын расларга теләдем, – дип саный Рәмис Латыйпов. – Әлбәттә, мин рекорд авторы дип күрсәтелсәм дә, биредә минем ролем юк, мин фактура җыю һәм теркәү белән генә шөгыльләндем. Урманчыларыбыз да урманны кадерләп карыйлар, халык та табигатькә сак мөнәсәбәтле. Кукмара районын һәм аның халкын данлыйсы килә. Бу җир турында барысын да белсеннәр".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: