Бөгелмә авазы

Татарстанда электр самокатлары катнашында һәлакәтләр саны арту күзәтелә

ТР ЮХИДИ идарәсендә узган “түгәрәк өстәл”дә электр самокатлары турында Юл хәрәкәте кагыйдәләренә төзәтмәләр кертү турында фикер алыштылар.

Татарстан халкы соңгы айларда электр самокатлары һәм сегвейлар белән бәйле төрле хәлләр турында фикер алыша. Әлеге транспорт җәяүлеләрне дә, машина йөртүчеләрне дә куркыныч астына куя.

Ел башыннан республикада электр самокатлары катнашында 13 юл-транспорт һәлакәте булган. Электр самокатлары, электроскейтбордлары, гироскутерлар, сегвейлар, моноколеслар тизлекне сәгатенә 80 километрга кадәр үстерә ала. Бу хакта ТР баш автоинспекторы Ленара Габдрахманова хәбәр итте.

ТР велосипедчылар берлеге директоры Алексей Основ фикеренчә, электр самокатлары велосипедчылар өчен дә куркыныч.

«Алар бик куркыныч, чөнки аларның тизлеге сәгатенә 30-40 чакрымга җитәргә мөмкин. Һәр кеше арендага самокат ала ала. Хәтта юллардан ничек йөрергә кирәклеген аңламый торган бала да, хәтта машиналар йөрү өлешенә дә  чыга», - дип уртаклашты ул.

Велосипедка утыручы 14 яшьтән өлкәнрәк һәр яшүсмер аның машина йөртүчегә әйләнүен һәм юл-транспорт һәлакәте очрагында җавап тотачагын белергә тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: