Бөгелмә авазы

Татарстанда М12 трассасы төзелеше өчен акча киләчәк

Трасса М7 һәм М5 юлларын тоташтырачак.

Татарстан аша узучы М12 «Мәскәү – Түбән Новгород – Казан» тиз йөрешле автомобиль юлы участогының бәясе 163 млрд. сум дип бәяләнә. Әлеге сумманың 60%ы федераль бюджеттан җибәреләчәк. Бу хакта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Хәнифов яңа эш урыннары барлыкка киләчәк, дип билгеләп үтте.

Ул трассаның 142 км озынлыкта булачагы һәм ике этапка бүленәчәге, юлда максималь тизлек сәгатенә 120 км тәшкил итәчәген әйтте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: