Бөгелмә авазы

Сириядә Татарстан хәрби хезмәткәрләре белән очрашу узды

Офицерларга туган илдән тәмле күчтәнәчләр тапшырдылар һәм алар өчен концерт күрсәттеләр.

Татарстаннан хәрби хезмәткәрләр өчен Сириядә очрашу оештырылды. Бу хакта тулы вәкаләтле вәкил матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм хәрби хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр, шул исәптән ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап эшләнгән сәгатьләр һәм   медальләр тапшырды.

«Хәзер сезгә кыен, авыр. Ләкин күп еллар узгач, сез хәрби хезмәт итү чорын саынып та искә алырсыз әле», дип билгеләп үтте тулы вәкаләтле вәкил.

Офицерларга туган илдән алып килгән тәмле күчтәнәчләр тапшырдылар һәм алар өчен концерт күрсәттеләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: