Бөгелмә авазы

Татарстанга өлкәннәр өчен гриппка каршы вакцинаның икенче партиясе килде

Республикага 337 меңнән артык доза килгән.

Татарстанга гриппка каршы вакцинаның икенче партиясе килде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Гриппка каршы вакцинаның икенче партиясе337 490 доза Совигрипп препараты килде", - дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Министрлыкта бу вакцинаның өлкәннәр өчен булуына басым ясап әйттеләр.

Дүшәмбедән башлап, республика халкы поликлиникага прививка ясатуны сорап мөрәҗәгать итә ала. Беренче партия белән бергә Татарстанга өлкәннәр өчен 50% вакцина дозасы килгән. Бүгенге көндә 700 мең татарстанлы гриппка каршы прививка ясатырга өлгергән инде.

Гриппка каршы вакцинаның соңгы өченче партиясе октябрь ахырында килеп җитәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: