Бөгелмә авазы

Татарстан “Роспотребнадзор” идарәсендә кышын вируслардан ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләделәр

Яңа коронавирус йогышы, башка авырулар кебек үк, елның салкын вакытында чигенмәячәк.

Авырмас өчен, кышын һава торышы буенча киенергә, эш урынында туңмаска, битлек кияргә һәм социаль дистанцияне сакларга кирәк. Бу хакта матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Кышын профилактиканың барлык чаралары да саклана, бүгенге көндә бездә булган бердәнбер чара – халыкка әле хәзер үк киңәш итәргә мөмкинһава торышы буенча киенү мәҗбүри, чөнки җылы көннәр инде үтте, әбиләр чуагы да тәмам булды, якын көннәрдә җылы булмаячак", – дип билгеләп үтте спикер.

Шулай ук, аның сүзләренә караганда, эш урыннарында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәм башка оешмаларда СанПиН кагыйдәләре белән нормалаштырыла торган уңайлы һава температурасы булдырылырга тиеш. Шулай ук спорт белән шөгыльләнергә, хезмәт һәм ял режимын сакларга, витаминнар өстәп, дөрес тукланырга кирәк.

Любовь Авдонина битлек кию, социаль дистанцияне үтәү кирәклегенә басым ясап әйтте. Ул билгеләп үткәнчә, вируслар, шул исәптән яңа коронавирус йогышы да, кышын көчсезләнмәячәк.

Бүгенге көндә көзге-кышкы чорда безнең авыруларыбызны, өстәвенә көчле вируслы респиратор инфекцияләре структурасына кергән коронавируслы инфекция дә булуны исәпкә алсак, безне катлаулы чор көтә”, – дип тәмамлады сүзен Авдонина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: