Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә җәмәгать туклануы оешмаларының эш вакытын кыскартачаклар

Татарстанда иртәгәдән яңа чикләүләр гамәлгә керәчәк.

Татарстанда 23 сәгатьтән соң күңел ачу чаралары үткәрүне тыялар. Шулай ук 31 октябрьдән рестораннар һәм кафелар төнлә эшләргә тиеш түгел. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының яңа карарында әйтелә.

Җәмәгать туклануы оешмалары 23 сәгатьтән иртәнге сәгать 6га кадәр ябык булырга тиеш. Шул ук вакытта «гражданнарны бинага кертмичә генә, кирәк әйберне чыгарып бирү юлы белән хезмәт күрсәтү тыелмый”. Заказларны илтеп бирергә, шулай ук аэропортларда һәм вокзалларда җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтергә була.

23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр тамаша-күңел ачу чаралары үткәрергә ярамый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: