Бөгелмә авазы

Узган атнада бөгелмәлеләр мошенниклар кулына миллион ярым сум акча биргән

Җинаятьләрнең корбаннары төрле яшьтәге кешеләр булган: зыян күрүчеләрнең иң яшенә - 24, иң өлкәненә 72 яшь.

Әйтик, 10.09.2020 - 11.09.2020 вакыт аралыгында җинаятьче, эшләү тәкъдиме белән, җирле 48 яшьлек хатынның ике картасыннан 725.000 сум күләмендә акча урлаган.

Зыян күрүчегә мошенниклар хезмәт хакын акча рәвешендә тәкъдим иткән. 331 566 сум күләмендә акчаны ул биржа аккаунтына күчерелгән, хәзерге вакытта әлеге сумманы чыгара алмый...

Әгәр дә сезне алдаладылар икән, кичекмәстән полиция бүлегенең кизү бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать итегез яки телефон аша шалтыратыгыз 02 (102), 8-(85594) 6-96-02 яки 6-95-02, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: